Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чирмешән районында Илдар Кыямовның китабы тәкъдим ителәчәк

30 июньдә 19.00 сәгатьтә Чирмешән районының Кара Чишмә авылы мәдәният йортында Илдар Кыямовның “Кара Чишмә карьясе” дип аталган китабын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалының “Манзара” тапшыруы мөхәррире, алып баручысы, журналист Илдар Кыямов хәбәр итте.
“Карья” – гарәпчә, авыл дигән сүз. Авыл тарихын чагылдырган әлеге басма бер юлы өч китапны берләштерә: бер өлеше саф тарихны яктыртса, икенче өлеше авылның рухи мәдәниятен колачлый.
“Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлаган бүлек үзе аерым бер китапка торырлык булды – чөнки мин яуга чыгып киткән 200ләп кешенең һәркайсының сугышчан юлын, тәрҗемәи хәлен, бүләкләрен, хәрби белгечлеген ачыклап, берәр эпизодын  тасвирлап бирергә тырыштым. «Хәтер» китабыннан тыш, интернет ресурслар, комиссариат чыганаклары, ветераннарның туганнарының истәлекләре дә кертелде. 2008 елдан, эшкә йөргән шикелле, көн саен архивка бара идем, – ди Илдар Кыямов. – Бу берничә елга сузылды. Авылның 1829 елдан 1917 елга кадәр алып барылган метрика кенәгәләрен дөрес аңлар һәм эшкәртер өчен, Кара Чишмәгә нисбәтле булган барысын да гарәп язуыннан кириллицага әйләндереп чыктым. Казанда алар 1888 елдан бирле генә сакланган булып чыкты, ә 1829 елдан язылганнарын Уфадан махсус алдыртырга туры килде. Метрикалардан кызыклы гына ачышлар ясалды. Әйтик, 1848 елда Кара Чишмә авылында ваба зәхмәте таралган булган. Бездә көненә 5әр кеше вафат булган”, – ди китап авторы.
Яңа китап турында тулырак укырга http://kazanutlary.ru/?p=28511
“Кара Чишмә карьясе” дип аталган китапның тәкъдим итү кичәсенә Кара Чишмә авылында туып үскән, хәзерге вакытта Россиянең төрле киңлекләрендә гомер итүче авылдашлар җыелачак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев