Чирмешән районында "Ел хатын-кызы" бәйгесе узган

Язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан районыбызның йөзләп гүзәл затын “Шатлык“ ашханәсенә кунакка чакырып сыйладылар һәм “Ел хатын-кызы“ район бәйгесенә йомгак ясалды. му Бу көнне чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр һәм котлаулар барысы да гүзәл затларыбызга иде. Бәйрәмгә килгән кунакларны – хатын-кызларыбызны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да тәбрикләде: “Сез мактауга һәм хөрмәткә бик лаек, өйдә, эштә дә без тормышыбызны сездән башка күз алдына да китерә алмыйбыз“, - диде ул. Чирмешән районы хатын-кызларын ир-атлар җырлап-биеп котлады Әлеге бәйрәмдә чит балаларга ана назы бирүче хатын-кызларыбызны аеруча хөрмәтләделәр. 22 ел Иске Кади авыл китапханәсендә хезмәт куйган Рушания Гыйрфанова “Рухият һәм мәдәният“ номинациясендә җиңүче дип танылды. Уңган, булган, ачык йөзле ханым, чын мәгънәсендә үз эшенең остасы ул. “Гаилә учагын саклаучы“ номинациясендә җиңүче булган Татьяна Аркадьевага сокланмый мөмкин түгел. Девичья Полянада яшәүче ялгыз әни Татьяна Григорьевна үзенең өч баласы янына әти-әнисез калган дүрт сабыйны да сыйдырган – үткән ел аларның гаиләләре бермә-бер ишәйгән. Бу гаиләдә җан җылылыгы, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Туймәттән Роза Кәримова инде 12 елдан артык ярдәмгә мохтаҗ картларга социаль ярдәм күрсәтә, урын өстендә ятучы хатын-кызны карый. Бу бәйрәмдә Роза Гали кызы “Халыкка хезмәт итү – бурычым“ номинациясендә бүләкләнде. Яңа Элмәле мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Мария Захарованы “Йөрәгемне балаларга бирәм“, Югары Кәминкәдән Флера Насыйрованы “Авыл хатын кызы“, Утыз Имәннән Илсөяр Гатауллинаны “Минем һөнәрем – минем язмышым“, Күтәмәдән Юлия Меркурьеваны “Күп бала – бәхет“, Лашман авылыннан Рәсимә Гатауллинаны “Минем эшем - бәхетле гаилә“ номинацияләрендә хөрмәтләп һәм мактап, түргә дәшеп бүләкләделәр. Районыбыз артистлары – бу көнне бары ир-егетләр генә җырлап – биеп, матур сүзләр белән кунакларның күңелләрен күрделәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: