Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чирмешән районында "Авыл көне"н билгеләп үтәчәкләр

Чирмешән районының Әмир авылында быел да "Авыл көне" үтәчәк, дип яза район газетасы. Сабантуй формасында булачак, 22 июльгә билгеләнгән бу бәйрәмне шушы авыл егетләре – Сургутта эш йөртүче Миндар һәм Фазыйл Әгъләмовлар инде бишенче тапкыр оештырмакчы. "Авыл көне" якында гына, тирәсендә агач үсентеләре утыртылган иркен мәйданчыкта үткәрелә. Биредә төзекләндерү эшләрендә, Сабан туе барышында эшмәкәрләргә Лашман авыл җирлеге Советы, өлкәннәр һәм яшьләр дә булыша.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев