Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чирмешән лицееның сәләтле укучысын Нью-Йорк шәһәренә чакырганнар

Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Илшат Латыйпов (укытучысы – Альбина) Черногориянең Герцег Нови шәһәрендә “VivaMusic” халыкара конкурс-фестиваленда икенче урынга лаек булган. Аккордеонда уйнап, сәләтен күрсәткән яшь музыкантны АКШның Нью-Йорк шәһәренә бөтен дөньяда танылган классик музыканың концертлар залында чыгыш ясарга чакырганнар. Районның “Безнең Чирмешән” газетасы шул хакта яза.

“Илшат бик тырыш, гел яхшы билгеләргә генә укый. Республика бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулады” , - ди музыка укытучысы Альбина Арютина.

Чирмешән лицеенда гомуми белем алучы Илшат, музыкадан кала, спорт белән дә шөгыльләнә, ул аеруча футболны үз итә, ә яраткан фәне – математика.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев