Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чирмешәндә "Туган яктан илһам алып..." дип исемләнгән каләм тибрәтүче һәвәскәр язучы, шагыйрьләр иҗатыннан тупланган җыентык тәкъдим ителгән

Чирмешән районы үзәге китапханәсендә “Туган яктан илһам алып... - Вдохновленные родным краем...” дип аталган китап тәкъдим иттеләр. Нефть төбәгендәге районнарда яшәп каләм тибрәтүче һәвәскәр язучы, шагыйрьләр иҗатыннан тупланган җыентыкта безнең алты якташыбызның да иҗат җимешләре урын алган, дип яза район басмасы. “Рухият” фонды ярдәме белән моңа кадәр 2013 елда чыккан шундый җыентыкта – “Илһам чишмәләре”ндә алты якташыбызның: Мөслимә Гайнетдинованың, Габделхак Галимовның, Халидә Нәфыйкованың, Гөлүсә Кашапованың, Габделхак Кәримовның, Рәмзия Мөхәммәтҗанова-Долгопованың поэзия һәм проза әсәрләре дөнья күргән иде. Әдәбият яратучыларга сөенечле вакыйга: якташларыбыз иҗаты тагын бер җыентыкка сыйган. Шул ук “Рухият” фонды һәм республика Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе узган ел ахырында нәшер иткән “Туган яктан илһам алып...- Вдохновленные родным краем...” китабында татар һәм рус телләрендә иҗат итүче 155 авторның хикәяләре, шигырьләре басылды, аларның алтысы – безнең авторлар. Галия Сәлим кызы Сафиуллина 1962 елда Иске Кади авылында туган. Ул Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укый, аннан соң, читтән торып, Казанда ТИСБИның икътисад бүлеген тәмамлый. Чирмешәндә яшәп иҗат итүче, бухгалтер булып эшләүче якташыбыз өч китабы белән («Кереп барам гомер көзләренә» шигырьләр җыентыгы, «Мәхәббәт корбаннары», «Үкенечле ике язмыш” повестьлары) әдәбият мәйданына күп укучыларның мәхәббәтен яулап керде. Галия Сафиуллина шигырьләренең күбесе җырга әверелә. Авторның сүзләренә язылган җырларны Эльмира Сөләйманова, Алсу Хәбибуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Илшат Вәлиев һәм башка җырчылар башкаруында телевидение һәм радио аша еш ишетәбез. Яңа китапта Валентина Меркулова шигырьләре белән дә танышырга мөмкин. Чирмешән мәктәбен тәмамлап, аннан Түбән Камада эшләгән Валентина Леонтьевна туган ягына кайтып урнашты. Ул тынгысыз кеше: күп укый, чаңгыда йөри, җәен балык тота, рус милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы чараларын оештыруда актив катнаша, моннан кала, иҗатка да вакыт таба. Дания Мингаяз кызы Закирова 1970 елда Иске Кади авылында туа. Хәзерге вакытта “Түбән Кама нефтехим” җәмгыятендә компрессор җайланмалар машинисты булып эшли. Якташыбыз шигырьләр яза, “Күкләрдә языла язмышлар” китабы авторы. Илүзә Самат кызы Гатина Керкәле авылыннан. Алабуга педагогика институтының филология факультетын тәмамлап, татар-рус телләре һәм әдәбияты укытучысы булып, туган авылы мәктәбендә укыта. Шигырьләр язарга ярата. Хәзер Илүзә Чаллы шәһәрендә яши. Гөлнара Ясәви кызы Шәмсетдинова 1976 елда Югары Кәминкә авылында туган. Балачактан күңеле әдәбиятка тартылганга күрә, Алабуга дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Бүген Әлмәт шәһәренең 18 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Мәүлет Борһанов Кара Чишмә авылында туган. Әлмәттә яшәүче якташыбыз – шагыйрь, публицист, этюдлар, зарисовкалар остасы, тәрҗемәче. Шушы райондашларыбызның да иҗат җимешләре кергән “Туган яктан илһам алып... - Вдохновленные родным краем...” басмасын район үзәге һәм авыл китапханәләреннән алып укырга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев