Татар матбугаты
Чираттагы әдәби марафон проекты башланып китте
16 июльдә чираттагы әдәби марафон проекты башланып китте. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә проектның авторы, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" оешмасы директоры, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллин хәбәр итте.
- Әдәби марафон - "ВКонтакте" һәм "Инстаграм" социаль челтәрләрендә бара торган онлайн-марафон. Катнашучылар #әдәбимарафон хэштегы белән әдәби әсәрдән өзекләрне социаль челтәрләргә урнаштырып бара. Җиңүчеләр куелган язмалар белән уртаклашучылар һәм лайклар саны буенча билгеләнде. Проект Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелә. 21 көн дәвамында Вконтакте һәм Инстаграм челтәрендә узачак.
Назлыгөл Мәсәлимова, Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев