Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Черек күл" паркында опера кичәсе узачак

13 августта «Черек күл» паркында «Sforzando» опера кичәсе булачак. Бу хакта башкала мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә. Татарстанның башкарма сәнгатьне үстерү фондының «Sforzando» яшьләр оркестры, шулай ук Австралия, Италия һәм Россиядән чакырылган артистлар «Аркаим» мультимедияле опера перформансын, «Алеко» һәм «Вий» камералы операларын башкарачак. Чара «Искра» сәнгать һәм төбәкне өйрәнү фестивале кысаларында уза. 19.00 сәгатьтә яшел зонада, паркка төп керү урыныннан сул якта, Александр Пушкинның «Цыганы» поэмасы буенча Сергей Рахманинов иҗат иткән «Алеко» камералы операсы башланачак. 20.00 сәгатьтә шунда ук Елена Анисимованың Николай Гоголь әсәре буенча язылган «Вий» операсы яңгыраячак. 21.00 сәгатьтә Казан халкын ачык мәйданчыкта парк үзәгендә көтәләр. Биредә «Аркаим» мультимедияле перформансы куелачак. Композиторы – Николай Попов (Мәскәү). Керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев