Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чемпионатка килгән чит ил кунакларына Казан Сабан туенда аерым мәйданчык оештырыла

Футбол мундиаленә Казанга чит илләрдән килгән кунаклар өчен Казан Сабан туенда аерым махсус мәйданчык оештырылачак. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Шәһәр башлыгы быел Казан Сабан туе 23 июньдә Каенлыкта һәм Аккош күлендә үткәреләчәген әйтте. “Аккош күлендә чираттагы төзекләндерү этабы төгәлләнде. Быел без милли бәйрәмнең икенче мәйданчыгын шунда оештырдык”, - диде ул. Илсур Метшин әйтүенчә, Чемпионат кунаклары Сабан туе да тамаша кылачак, милли ярышларда да көч сынашачак. “Сабан туе интерактив бәйрәм. Без кунакчыллыкны, милли колоритны күрсәтергә телибез. Чемпионатта катнашучылар да, чит ил кунаклары да, Казан халкы да моңа игътибар итсен иде. Чит ил кунаклары өчен махсус мәйданчык булачак”, - диде.

Татар-информ

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев