Чемпионат алдыннан экологлар һава, суны контрольдә тоту буенча көчәйтелгән режимга күчте

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 21 майдан башлап, 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты алдыннан атмосфера һавасы һәм Казансу елгасындагы суның торышына мониторинг үткәрү буенча көчәйтелгән режимга күчте. Пресс-тур Минэкологии РТ «21 майдан Казансу елгасы суына көн саен анализ ясыйбыз. Стадиондагы күчмә станция исә һавага анализ үткәрә. Конфедерацияләр Кубогы һәм Универсиада вакытында да шундый эш алып барылды», - диде «Татар-информ» агентлыгына ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының аналитик контроль Үзәк махсуслаштырылган инспекциясе башлыгы урынбасары Андрей Бодяжин. Табигатьне саклау ведомствосы хезмәткәрләре чемпионат ахырына кадәр шундый режимда эшләячәк. Пресс-тур Минэкологии РТ «Казансу елгасы беркайчан да игътибардан читтә калмаячак. Еллык контрольне без 39 күрсәткеч буенча үткәрәбез. Ел саен 200дән артык проба алына һәм анализ ясала. Бик пычрак урыннар юк, су бөтен урында да бертөрле диярлек», - дип искәртте Андрей Бодяжин.
Татар-информ

Фото: Александр Эшкинин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: