Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Чәйләп алыйк – сайларбыз”

Татарстанның “Иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасы яшьләре республиканың Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә “Мин сайлауларга барам” дип исемләнгән мәгълүмати акцияләр оештыра. Чираттагы шундый акция Казан федераль университеты каршында үтте.

1 сентябрьдән республиканың Казан, Чаллы, Менделеевск шәһәрләрендәге студент яшьләр, 18 сентябрьдә узачак сайлауларга чакырып, акцияләр оештыра башлады. Алар урамга “Мин сайлауларга барам” дигән язулы баннерлар урнаштырып, урамдагы кешеләрне шуның янында фотосурәткә төшәргә чакыра. Фотограф әлеге сурәтләрне #Яидунавыборы, #Люблютатарстанидунавыборы хэштеглары белән интернетка урнаштыра. Шуңа күрә акциядә катнашкан һәркем үзенең фотосын социаль челтәрләрдән эзләп таба ала.

– Сайлаулар алдыннан халыкның гражданлык активлыгын күтәрү, сайлаулар якынлашуын хәбәр итү, тавыш бирүнең мөһимлеген аңлату максатында безнең яшьләр хәрәкәте инде өченче ел рәттән урам акцияләре әзерли. Быел без Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә урамнарда һәм интернетта “Мин сайлауларга барам” акциясен оештырабыз. Кешеләргә “Сайлаудан соң җыр язам”, “Сайлаудан соң маникюр ясатам”, “Чәйләп алыйк – сайларбыз”, “Алга!” дигән кебек төрле шаяртулы-кызыклы һәм кирәк икән – җитди язулар тотып, истәлеккә фотога төшәргә тәкъдим итәбез. 18 сентябрьдә сайлауларга чакырган язулы значоклар, беләзекләр бүләк итәбез. Яшьләр дә, өлкәннәр дә теләп сурәткә төшә, бөтенесе диярлек тиздән сайлаулар булачагын белә, – дип сөйли “Иҗади яшьләр академиясе” хәрәкәте активисты Мария Крюкова.

“Мин сайлауларга барам” акциясе бу айда Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе янында, Бауман урамында да үткәрелгән иде. Бер үк вакытта ул интернет киңлегендә дә дәвам итә, социаль челтәрләрдә бүгенге көндә инде сайлауларга баручыларның миллион ярым фотосурәтен табарга була.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев