Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Чәй бәйрәме" яшь буынны кызыксындырырмы?

Зәйнең “Ак калфак” оешмасы гүзәл затлары яңа иҗат сезонын үзенчәлекле төстә - “Чәй бәйрәме” белән башларга исәп тота, дип хәбәр итте “Зәй офыклары” газетасы. Зәйнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы киңәйтелгән составта җыелып, яңа иҗат сезонына эш планнарын барлады. Шәһәр уртасындагы мәйданда “Чәй бәйрәме”ндә татарларга хас булганча тәмле чәй белән шәһәрдәшләрне, кунакларны сыйлау белән бергә үзенчәлекле милли камыр ризыкларын әзерләүдә мастер-класслар оештыру да планлаштырыла. Бу бигрәк тә яшь буынны милли ризыклар әзерләүгә кызыксындыруны күздә тотып эшләнәчәк, ди җирле оешма җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова. Район мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батыршина исә үзенчәлекле иҗат сезоны үткәрү өчен, аккалфаклыларга ике атнага бер тапкыр үзәк китапханәдә җыелып, эш-планнарны барлап тору, кул эшләре белән шөгыльләнү өчен сөйләшү урыны билгеләргә тәкъдим итте. Җирле “Ак калфак” оешмасы сәркатибе итеп сайланган Роза Гатауллина исә оешма әгъзаларына калфакларны үз куллары белән бергәләп чигү тәкъдиме белән чыкты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев