Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чарага Россия төбәкләреннән, 10 лап якын һәм ерак көнчыгыш илләреннән 100 дән артык вәкил җыелган.

Бүген Казан федераль унниверситетында "Мультимәдәни дөньяда ислам" VII халыкара форумының пленар утырышы уза. Форумда ислам беелгечләре, Россия һәм Татрстанның хакимият органнары вәкилләре, Россия ислам вузлары һәм мәдрәсәләре вәкилләре, мөсселман җәмәгатьчелеге катнаша. Форумны Казан федераль университеты, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты, Россия ислам институты, Болгар ислам академиясе, Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте оештырган. КФУ ректоры Илшат Гафуров чарага Россия төбәкләреннән, 10 лап якын һәм ерак көнчыгыш илләреннән 100 дән артык вәкил җыелганын әйтте. "Форум уздыру урыны буларак Казан очраклы гына сайланмаган, бу Көнчыгыш һәм Көнбатыш кисешкән урын", - диде. Ректор Шәрыкъны өйрәнүгә 210 ел тулганын билгеләп узды. Көнчыгыш илләрен тирәнтен өйрәнү традицияләре бүгенгәчә сакланган һәм киңрәк колач җәя бара. Форум академик һәм гамәли ислам гыйлеме, ислам белемен актуальләштерү мәсьәләләренә багышлана. Моннан тыш, конфессияра татулык һәм радикализмны бетерү өчен шартлар тудыру темасына игътибар юнәлдереләчәк. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт исеменнән утырышта катнашучыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Ул форумның Ислам белән бәйле мәсьәләләр хәл ителешенә уңай йогынты ясаячагына ышанычын белдерде. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Искәртеп үтик, кичә форум кысаларында берничә конференция булып узды.

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев