Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсендә Иордания дин галиме лекцияләр укый

Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсенә Иордания халыкара ислам университетының остазы – пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәллаллаһу галәйһи вәссәлам)нең оныгы Хәсән (Аллаһ аннан разый булсын) аша Рәсүлебезнең нәсел җебен дәвам итүче шәех Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъди килгән.

Мөхтәрәм дин белгече атна дәвамында мәдрәсәдә лекция укыячак. Дин әһеле шәкертләр һәм мәчеткә йөрүчеләр белән очрашкан. Шулай ук мәдрәсәнең көндезге бүлеге шәкертләренә фикъһ дәресен уздырган, шулай ук Тукай районы имамнары белән очрашкан. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев