Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллыда яңа зоопарк ачылачак

Чаллының үз зоопаркы булачак. Моның өчен шәһәр казнасыннан 78 мең сум акча бүлеп бирелә. Анда 200 хайван һәм кошлар булыр дип планлаштырыла, дип хәбәр итте “Шәһри Чаллы” газетасы.

Зоопаркны “Тулпар” ат спорты мәктәбе корылмаларына урнаштырырга ниятлиләр. Ул шәһәр читендә, әрманлык эчендә урнашкан. Биредә шактый гына үзгәртеп корулар - яңа биналар, корылмалар төзү таләп ителә. Хәзергә Чаллыда 20 төрле хайванны берләштергән кече зоопарк бар. Элеккеге шәһәр башлагы Васил Шәйхразиевка бүләк иткән арыслан да биредә яши, әле яңа гына страус китергәннәр. Атларның ниндиләре генә юк! Ишәкләр, дөяләр, понилар биредә рәхәтләнеп яшәп яталар. Аларны волонтерлар карый.

Зоопарк булгач, анда башка күңел ачу урыннары, туклану өчен кафелар һәм башка уңайлыклар да булырга тиештер. Бүленгән 78 мең генә җитәрме икән? Һәрхәлдә, Чаллы газетасы шундый шик белдерә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев