Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллыда уздырылган "Ак мәчет" мәдрәсәсе рәсем бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

6 ноябрь көнне Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә "Көзнең мең төрле бизәкләре" дип аталган бик тә мәртәбәле бәйгегә нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Төрле яшь төркемендәге катнашучылар рәсем ясауда ярыштылар.

Килгән кунакларны сәламләп, имам-хатыйб, "Ак мәчет" мәдрәсәсе директоры Рәстәм хәзрәт Шәйхевәлиев чыгыш ясады. Конкурс шартлары буенча буяу кулланып ясалган рәсемнәр генә кабул ителде. Чарада барлыгы 80 бала катнашты. Һәрберсе файдалы һәм тәмле бүләкләр белән бүләкләнде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев