Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллыда трамвайларны модернизацияләү буенча предприятие ачылырга мөмкин

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскида «Белкоммунмаш» идарә компаниясе» ААҖ предприятиесендә булды. Ул заводның җитештерү мәйданнарын карады һәм җыю цехларында булды, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Белкоммунмаш» идарә компаниясе» ААҖ генераль директоры Владимир Король предприятие продукциясе, эшләп чыгарыла торган троллейбуслар модельләре һәм аларны җиһазландыру турында сөйләде. Аннары административ корпуста Татарстан делегациясенә презентацияләү барышында предприятиене үстерү планнары, продукция җибәрү географиясе, җитештереп җибәрелә торган трамвай, троллейбус кебек җәмәгать транспорты, махсус техника, коммуналь техника модельләре һәм башкалар турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, «Белкоммунмаш» җитештергән трамвайлар Казанда да файдаланышта.

62103 нче модельле трамвайның техник үзенчәлекләре, мөмкинлекләре, файдаланыш сроклары турында биредә җентекләп сөйләделәр. Хәзерге вакытта Татарстанның Яр Чаллы, Түбән Кама һ.б. шәһәрләрендә андый төр транспорт шактый таушалганлыгы билгеле.

Беларусьтагы партнерлар Татарстан шәһәрләренең трамвай парклары составларын модернизацияләү өчен уртак предприятие булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим иттеләр.

Мондый модернизацияләү бүген файдаланышта булган трамвай вагоннарына яңа кузовлар урнаштыру юлы белән гамәлгә ашырылырга мөмкин.

«Белкоммунмаш» идарә компаниясе» ААҖ вәкилләре билгеләп үткәнчә, мондый предприятие Яр Чаллы социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнгән территориясендә булдырылырга мөмкин, бу исә шушы территориядә резидент компанияләр өчен тәкъдим ителә торган преференцияләрдән файдаланырга мөмкинлек бирер иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бу тәкъдим республика өчен кызыклы. Аны карау һәм эшкәртү өчен эш төркеме төзергә кирәк, бу төркемгә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре хакимиятләре, шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре керергә тиеш. Татарстан лидеры фикеренчә, электр транспортының техник үзенчәлекләрен, модернизацияләү детальләрен, финанс ягын карарга кирәк булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев