Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллыда славян халкы мәдәнияте бәйрәме узачак

2 июль көнне Чаллының Мәләкәс елгасы ярында уналтынчы тапкыр “Иван Купала” славян халкы мәдәнияте бәйрәме узачак. Аны Татарстан Мәдәняит министрлыгы, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе, Чаллының “Чишмә” Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан Республикасының берләштерелгән Украин милли-мәдәни автономиясе оештырган. Бәйрәмдә сәхнәләштерелгән тамаша, «Веснянка», «Дивоцвiт», «Калинушка». Ансамбльләре катнашында концерт булачак. Шулай ук башка шәһәрләрдән килгән фольклор ансамбльләре чыгышы да көтелә. Килгән кунаклар төрле уеннар, ярышларда катнаша алачак. Шулай ук осталар ярминкәсе һәм остаз дәресләре дә оештырыла. Бәйрәм 18.00дә башлана. Иван Купала – славян календарендагы төп бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәм алдыннан су коену гореф-гадәтләре (“Иван Купалага каршы төн”) катлаулы йолалардан санала. Аларга түбәндәгеләр керә: чәчәк һәм үләннәр җыю, тәкыялар үрү, биналарны яшеллек белән бизәү, учак ягу, карачкыга ут төртү, учак яки яшеллек бәйләмнәре өстеннән сикереп чыгу, су сибешү, багу, убырлыны сагалау һәм башкалар. Иван Купала яки Купайла – славян халкында борынгыдан Кояш, җәй һәм печән өлгерү бәйрәме буларак билгеле. Бу көнне кешеләр чәчәк бәйләмнәрен билләренә бәйләгәннәр, башларына үләннәрдән үрелгән тәкыялар кигәннәр. Коры ботакларны бер-берсенә ышкып, “тере ут” чыгарганнар, учак якканнар. Учак уртасына кояш символы – янып торган тәгәрмәч куйганнар. Су коену бәйрәмнәре мәҗүсилек вакытында Кояш алласы хөрмәтенә оештырылган. Заманча бәйрәм итүгә күчкәннән соң Иван Купала 7 июль көнне (төгәлрәк, 7 июльгә каршы төндә) уздырыла башлый. Кайбер Европа илләре Иван яки Изге Иван көнен (Иван Купалага охшаш) элекке стильдә – 20 июньнән 26 июньгә кадәр үткәрә.  
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев