Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллыда өлешкә кереп фатир төзүдә алданган 400 дән артык кешенең язмышы хәл ителә

Чаллы башкарма комитеты җитәкчече Ринат Габдуллин өлешкә кереп фатир фатир төзүдә алданган 400дән артык кешенең язмышын ел азагына кадәр хәл итәргә ышандырды. Дөрес, күпчелек йортларны төзеп бетерү өчен бюджетта акча әлегә юк. Бу хакта “Вечерние Челны” яза.

Ринат Габдуллин бу хакта проблемалы төзүчеләр мәсьәләләренә багышланган махсус матбугат конференциясендә хәбәр итте. Ул хәзер журналистлар белән күбрәк очрашачагын әйтте һәм мәгълүмат чараларында башкарма комитет эшчәнлеге объективрак яктыртылыр дип ышандырды.

“Химстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 58/02нче 360 фатирга исәпләнгән 11 катлы 8 подъездлы йортны төзүне 2006 елда башлаган һәм бер елдан эш тукталган. Биредә төп эшләр 2015 ел дәвамында башкарылган. Эш офис биналарын, подвал һәм беренче катны ремонтлауга гына терәлеп калган.

“Фатир хуҗалары ремонт өчен түләүдән баш тарта. Үзләре дә күренми, киңәшмәләргә йөрми, барысы безнең эшләп бетергәнне көтеп утыра”, - дигән үпкәсен белдерде Ринат Габдуллин. Муниципалитет хезмәткәрләре планнары буенча, төзү эшләре ун ел дәвам иткән йорт быелның 1 сентябрендә тапшырылырга тиеш. “Профит” компаниясе (алар йортны, Габдуллин сүзләренчә, хуҗасының “каләменнән кала бернәрсәсе дә булмаган” бөлгенлеккә төшкән “Химстрой” компаниясеннән кабул итеп алган) төзелешкә 205 млн сум акча салган һәм бәйсез экспертлар бәяләгәнчә, тагын 80 млн га якын акча кирәк булачак. Хәзер шәһәр башкарма комитеты төзелеш оешмасына әлеге чыгымнарны ничек компенсацияләүне уйлап баш вата.

Күп шау-шу кузгаткан “Фон” компаниясенең  “Яшьлек” микрорайонындагы 400дән артык өлешкә кереп фатир төзүчесенең язмышы хәл ителмәгән кала. 2015 елда 65/04 һәм 65/10 номерлы ике йортны көч хәл белән тапшырганнар, андагы фатирлар банкка залог итеп салынган. Быел 65/05 йорты тапшыру планлаштырылган. 65/06, 65/03, 65/10 (3 һәм 4 нче чиратлар) йортларның язмыш билгесез.

“Бүген төзелә торган объектларның барысы да “Спурт Банк”та залогта. Фатирлар да, җирләр дә. “Спрут Банк”та гына түгел, башка банкларда да. “Фон” бик күп кредит җыйган, бары “Спурт Банк”ка гына да 600 млн тиеш! Бүген әлеге банк 65/05 нче йортын төзү өчен 65/15 нче буш участоктагы залогларны салдырыр дигән килешү бар. “Фон” компаниясе әлеге җирләрне базар бәясеннән “Профит”ка тапшыра Ә соңгысы йортларын төзеп бетерә. Бүген менә шундый схема”, - диде башкарма комитеты җитәкчесе.

Банк югалткан акчаларны соңыннан ничек, ә иң мөһиме кем тарафыннан компенсацияләнәчәген әлегә әйтүе кыен. Бу мәсьәлә Татарстан Хөкүмәте дәрәҗәсендә хәл ителә һәм моны республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов үз контролендә тота.

Хәзер Чаллы хакимияте һәм прокуратура Казанның «ФПГ-ТНГС-И» компаниясе эшен җентекләп өйрәнә. Ул Сарман трактындагы төзелә торган йортларны тапшыруны бер елга кичектергән. Әлеге йортлар төзелешенә 140 кеше үз акчаларын салган. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә төзүче бер йортны августта, икенчесен быелның декабрендә тапшырырга ышандырган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев