Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллыда "Милли сәүдә маркасы" республика фестиваленең зона туры узачак

22 - 23 октябрьдә Чаллыда «КАМАЗ» мәдәният йортында "Милли сәүдә маркасы" республика фестиваленең зона туры уза.

Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестивальдә 70 тән артык сөт, ит продукциясе, кондитер һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре, сәнәгать товарлары җитештерүчеләре продукциясе һәм хезмәтләре тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә үткәрүнең максаты Татарстан җитештерүчеләренең сәүдә маркасын этәрү, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, җитештерүчеләр һәм күпләп, ваклап сатучы прдеприятиеләр арасында эшлекле элемтәләрне үстерүдән гыйбарәт.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев