Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллыда "Күңел җылысын бүләк ит" хәйрия акциясе уза

1 октябрьдән алып 18 енә кадәр күп балалы гаиләләргә, өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм йөзеннән, шәһәребездә “Күңел җылысын бүләк ит” хәйрия акциясе уздырылачак. Аны “Фиолетовый НЕОН” балалар иҗади яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм “Нур” яшьләр үзәге оештыра, диелә “Шәһри Чаллы” газетасында.

“Акция яшьләрне һәм шәһәрдәшләребезне Чаллыбызның социаль проблемаларына жәлеп итүне максат итә. Ярдәмгә мохтаҗларга карата ихтирам хисе тәрбияләү мөһим. Әйтергә кирәк, шәһәрдәшләребез әлеге чарада актив катнашалар. Ел саен без 1000гә якын әйбер җыябыз”, – ди “Фиолетовый НЕОН” балалар иҗади яшьләр иҗтимагый оешмасының җитәкче вазифаларын башкаручы Ксения Рәхимуллина.

“Күңел җылысын бүләк ит” акциясендә теләгән барлык кеше дә катнаша ала. Моның өчен “Нур” яшьләр үзәгенә эш сәгатьләрендә төрле җылы киемнәр алып килергә кирәк була. Аларны 15 һәм 16 октябрьдә барлык мохтаҗлар да алып китә алачаклар. Калган киемнәр 18 октябрь көнне шәһәрнең мәчетләре һәм чиркәүләренең әйберләрне кабул итү пунктлары буенча таратылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев