Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллыда иртәнге сигездә 170 сайлау участогы ачылды

Тавыш бирүчеләр исемлегенә 399 меңнән артык сайлаучы кертелгән. Аларның 2181е унсигез яшен тутырып,  быел беренче тапкыр үз гражданлык позициясен белдерәчәк. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы яза.

Участокларда сайлаучыларга ике бюллетень бирелә. Аның берсендә – партияләр исемлеге, икенчесендә кандидатлар язылган. Тавыш бирү участоклары кичке 8 гә кадәр эшләячәк. "Шәһәрдәшләребез сайлауларда актив катнашыр дигән өметтә калабыз. Чөнки Чаллы һәрвакытта да республикакүләм алдынгылар исемлегендә булды. Сайлауларда да сынатмаска иде", - дип яза басма.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев