Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллыда Хәсән Туфан фатихасы белән аяк атлаган шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинны искә алу кичәсе үтте

Ике гомер безгә насыйп булмас, Бер яшибез җирдә бер туып. Шушы җирдә бик каласы килә Бер югалмый торган җыр булып. К.Сибгатуллин Кадыйр Сибгатуллин – шигърият дөньясына олпат шагыйребез Хәсән Туфан фатихасы белән аяк атлаган шагыйрь. Әдип аның язган  шигырьләренә   югары бәясен бирә. Кадыйр Сибгатуллин  берсеннән-берсе тирән мәгънәле шигырьләре белән үз халкының да,  Хәсән Туфанның да ышанычын аклады. Матбугат битләрендә  К. Сибгатуллин  турында каләмдәшләре ”... поэзиягә “өйрәнчек”шигырьләр язып тормыйча, җитлеккән шагыйрь  булып керде, шигырьләре әдәбият җәүһәрләре өстенә  җәүһәр булып өстәлде” дип яздылар. 7 февраль көнне Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар китапханәсендә шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинны искә алу кичәсе үтте. Шагыйрьнең  тормышы, иҗат юлына багышланган гамьле кичәдә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова, Зөләйха Минһаҗева, шагыйрьнең тормыш иптәше Фәния Хамматова һәм күпсанлы китап укучылар катнашты. Язучыларыбыз Факил Сафин һәм Рәшит Бәшәр шагыйрь турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, ә Фәния Хамматова Кадыйр Сибгатуллинның вафатыннан соң нәшер ителгән китаплары, шагыйрьгә багышлап чыгарылган “Нурлар суга төшә сынып-сынып...” исемле истәлекләр җыентыгы турында сөйләде. Кичәдә Зөләйха Минһаҗева һәм китап укучыларыбыз Кадыйр абыйның шигырьләрен  укыдылар, шәһәребез җырчылары башкаруында шагыйрь сүзләренә язылган җырлар да яңгырады. Кадыйр Сибгатуллинныңиҗаты  укучыларда зур кызыксыну һәм соклану уятты. 15нче февраль көнне бу искиткеч талантлы шагыйребезнең тууына 75 ел була. Якты дөньядан  бик иртә китсә дә, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин буыннардан-буыннарга тапшырырлык  олы шигъри мирас калдырды.

Энҗе Хөснетдинова

Чыганак: http://www.sptatar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев