Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллыда "Халкым чишмәсе" төбәк яшьләре татар милли иҗат фестивале узачак

17 һәм 18 октябрьдә Чаллының «Шатлык» яшьләр үзәгендә "Халкым чишмәсе" төбәк яшьләре татар милли иҗат фестиваленең сайлап алу туры башлана.

Конкурста 15-30 яшьлек һәркем үз талантын күрсәтә ала. Фестиваль "Сәнгатьле уку", "Вокал" ("Халык җыры", "Эстрада җыры", "Ансамбль"), «Хореография», «Инструментальная музыка», "Милли костюмнар күрсәтү" һәм "Милли кул эшләре күргәзмәсе" номинацияләре буенча үткәреләчәк.

Фестивальнең жюри  әгъзалары катнашучыларга артистлык осталыгы, үзенчәлек, иҗади номер эчтәлегенең милли традицияләргә туры килүе буенча бәя бирәчәк.

Конкурста катнашу өчен заявкалар 16 октябрьгә кадәр "Халкым чишмәсе" тамгасы белән mc-shatlyk@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев