Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллыда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторие "Буратиноның Яңа ел маҗарлары"н тәкъдим итә

Бүген һәм иртәгә Чаллының “КамАЗ” мәдәният йортында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторие “Буратиноның Яңа ел маҗарлары”н тәкъдим итә. Бу хакта филармониянең матбугат хезмәте хәбәр итә. Әкияттә Филармония музыкаль-әдәби лекторий артистлары ТРның халык артисты Георгия Ибушев, ТР атказанган артисткасы Регина Вәлиева, халыкара конкурслар лауреаты Оксана Шәйдуллина, Любовь Добрынина, Гөлнара Байназарова, Айтуган Вәлмөхәммәтов, Алсу Мөлекева, Ильяс Камалов (виолончель), Әлфия Мансурова (скрипка), Азат Хәмидуллин (бәрмә уен кораллары), концертмейстер – ТРның атказанган артисты Роман Чуйнов, “Салават күпере” һәм “Задоринки” бию коллективлары, клоуннар һәм фокусчылар, аниматорлар, балалар иҗат коллективлары катнаша. Нәни тамашачыларны Кыш бабай белән Кар кызы каршы алачак. Мәгълүмат өчен, әлеге әкиятне узган сезонда Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев куйган иде һәм ул яңа ел бәйрәме көннәрендә зур уңыш белән барды. Тамашачыларның күп санлы үтенечләре буенча өстәмә сеанслар да оештырылган иде. Быел автокалада әкият 28, 29 декабрь көнне күрсәтелсә, 4-8 гыйнварда тамашалар Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә дәвам итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев