Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы язучыларының чираттагы җыелышы үтте

Чаллы язучыларының чираттагы җыелышы оешма җитәкчесе Факил Сафинның еллык нәтиҗәләргә исәп-хисап ясавы белән башланып китте, дип яза “Шәһри Чаллы”. Чулман төбәге әдипләре узып баручы елда бик күп җирләрдә очрашулар үткәргәннәр, китаплар чыгарганнар, оешманың 35 еллык юбелеена да зур кунаклар килгәнул бик күркәм, истә калырлык үткән. Әйе, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Актаныш төбәгендә яшәп иҗат итүче авторлар һәрвакыт активлар. Төбәк оешмасында соңгы елларда җанлылык хөкем сөрә, эш даими алып барыла: яшь иҗат көчләре белән бергә өлкән буын язучыларны да онытмыйлар, кайгыртучанлык күрсәтәләр. Чаллы язучыларының килеп аралашыр өчен үз биналары яки бүлмәләре юк. Әйе, ул совет чорында бар иде, ләкин ниндидер сәбәпләр белән ул юкка чыкты, дөресерәге кемнәрдер аңа хуҗа булдылар. Факил Сафин җыелышта ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов белән бергә шәһәр хакиме Наил Мәһдиевта булып әлеге проблеманы күтәрүләре хакында әйтте. Мэр элеккеге язучылар бүлмәсенең юкка чыгуына гаҗәпләнгән, әммә иҗат әһелләренә ярдәм кулын сузасын әйткән. Тиздән бүлмә һәм анда уңайлы шартлар тудыру өчен җиһазлар да бирергә тиешләр икән. Оешманың җитәкчесе, бүлмәсе булса, аның коммуналь түләүләр: ут, су, җылылык өчен акча кайдан алырбыз, дип кайгыруы да юкка түгел. Язучылар оешмасы иҗтимагый статуска гына ия, аның акча эшли торган вакаләтләре дә, исәп-хисап счеты да юк. Бөтен ышаныч иганәчеләргә, бәлкем хәйрия-ярдәм күрсәтүчеләр табылыр?! Төп оешма- республика Язучылар берлеге үз казнасыннан түләсә дә яхшы булыр иде, ни дисәң дә Чаллы бүлеге ятим бала түгел. Түбән Кама иҗатчылары, андагы әдәби мөхит турында Фәтхулла Абдуллинның чыгышы чаллыларны гына түгел, казанлыларны да көнләштерерлек эшләр башкарылуы хакында иде.Менә ичмасам, булдыралар Түбән Камада! Хәйриячеләрне дә табалар, кичәләр дә үткәрәләр, китаплары чыгып тора. Чаллы белән чагыштырганда бу күрше калада ярдәм итәргә торучылар ягъни иганәчеләр күбрәк кебек тоелды. Безнекеләр саранрак шул... “Ләйсән” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллинаның чыгышы күркәм дәллилләр белән үрелеп барды. Роза ханым шәһәрнең үзәк китапханәсендә каләм тибрәтүчеләрне ай саен җыя, бергәләп аралашалар, шигырьләрен укып анализ ясыйлар.Очрашулар үткәрәләр, кыскасы “Ләйсән” берләшмәсенә 15 яшьлек үсмерләрдән алып 85 яшьлек өлкәннәргә кадәр үз итә икән, бирегә килеп иҗат җимешләре белән бүлешәләр. Җыелышта шулай ук Алабуга шәһәре иҗат көчләренең эше хакында да җылы сүзләр әйтелде. Иҗат кешесенең әсәрләре вакытлы матбугатта басылса аның өчен зур куаныч. Шуңа күрә язучылар җыелышында Чаллыда һәм Казанда чыга торган “Мәйдан”, “Казан утлары” журналларына, “Шәһри Чаллы” газетларына язылу турында да сүз барды. Язучы Айгөл Әхмәтгалиева сүз алып, төбәктәге вакытлы басмаларда дөнья күргән әсәрләрне “Казан утлары” журналы бастырмаячак дип әйтүе белән Чаллы язучылдары килешмәделәр. Факил Сафин :"Безгә элек, башта язмаларыгызны җирле газета-журналларда бастырыгыз, аннан Казанга алып килерсез, дип әйтәләр иде", диде. Язучылар өчен бирелә торган әдәби премияләр республикабызда шакый. Киләсе елга бүләкләргә кемнәрне тәкъдим итәргә дигән сорау яңгырады.Җыелышта Гаяз Исхакый, Фатих Хөсни, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемнәрендәге премияләргә кандидатлар тәкъдим ителде. 2017 елда әлеге мәртәбәле бүләкләргә Түбән Камадан Фәтхулла Абдуллин, Чаллыдан китеп Казанда яшәүче Фирүзә Җамалетдинова, Чаллыдан Рәзинә Мөхияр, Актаныштан Фәнәвис Дәүләтбаев күрсәтелде. Татар әдипләре өчен иң зур бүләкнең берсе –Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе.. Факил Сафин монда “Чаллы төбәгеннән Тукай бүләгенә кемне тәкъдим итәбез?” дип сорагач, “Факил Сафинны” дигән сүзләр яңгырады, язучы Фәүзия Бәйрәмова торып басты һәм аны яклавын белдерде. Кыска гына чыгышында Фәүзия ханым “Роман жанрында Тукай бүләгенә иң лаек кеше – Факил. Романында ул репрессия корбаннары хакында яза. Бу темага алынучы аз. Элегрәк утырып чыкканнар үзләре хакында бераз язалар иде дә, шуның белән бетте. Репрессия чоры турында язарлык кешеләр бармак белән генә санарлык калды. Факил Сафинның иҗаты Тукай бүләгенә лаек., — дип белдерде. Чаллыдан бу олы бүләккә узган ел Фәүзия Бәйрәмованың үзен тәкъдим иткәннәр иде. Ләкин аның кандидатурасы финишка барып җитә алмады. Шулай ук Айдар Хәлим кандидатурасы да өченче ел һәм узган ел шушындый ук язмышка дучар булды. Чаллыларның башкалага бу мәсьәләдә үпкәләре зур. “Казаннар бик мәкерле. Астан уйнаталар. Барысын да көтәргә була. Чаллыда бүген бер генә Тукай бүләге иясе дә юк. Вахит Имамов алды да, Казанга китте”, диде Фәүзия Бәйрәмова. Факил Сафин ышаныч белдерүләре өчен әйткән рәхмәттән соң, Тукай бүләгенә “Саташып аткан таң” романын, “Галәм күзе” шигырьләр җыентыклары белән баруын белдерде. Язучылар җыелышында эш вакыты булганга барлык әдипләр дә катнаша алмады билгеле.Әммә күп иҗат әһелләре анда булды. Әдәби мөхит Чаллыда кайный, аны шул халәттә тотар өчен шартлар кирәк. Халыкка рухый көч бирүчеләрнең кадере тагы да артсын иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев