Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы урамында – шигъри аһәң (ФОТО)

Чаллы шәһәренең каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөрткән проспектында нәкъ бер ел элек тантаналы төстә ачылган әдәби мәйданчыкта «Туган якның бер бизәге...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Әйтергә кирәк, талантларга бай калада шундый әдәби мәйданчыклар байтак һәм алар җәй буена шигъри сүздән, җыр-биюдән гөрләп тора.  Әдәби бәйрәмнең 28 июнь кичендә үткәнен исә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин ачып җибәрде. Ул әдәбият сөючеләргә, китап яратучыларга, шәһәр китапханәчеләренә зур рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм газиз  туган җиребез, телебез турындагы тирән эчтәлекле әсәрләрен укыды. Аннан соң бер-берт артлы чыгыш ясаган шагыйрьләр Сирень Якупова, Мансур Сафин, Рәкит Әбдельманов, Зимфира Исламова, язучы Амур Фәләх, “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсенең күпсанлы әгъзаларының ихлас шигырьләре дә тыңлаучыларның күңеленә хуш килде. Бу җәйге матур кичтә укучыларга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рубис Зариповның “Әлүмин калак” дип аталган яңа китабы да тәкъдим ителде. Автор китапның язылу тарихын сөйләде, соңыннан искиткеч моңлы, көчле тавышы белән Чаллы урамын халкыбызның мәңге үлмәс “Кара урман”ына төрде. Кичәнең тагын бер бизәге булып Зөлфия Җиһан, Людмила Ткачук башкаруында төбәк шагыйрьләре сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Шәһәр үзәк китапханәсе фондыннан «Татар дигән данлы халкым бар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Китап яратучылар яңа басмалар белән танышты, китап алмашу мөмкинлегеннән файдаланучылар да күп булды.  
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев