Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы татар драма театрында Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган "Урман club" әкияте уйналачак

Чаллы татар драма театрында 24 декабрьдән башлап 2017 елның 8 гыйнварына кадәр көн саен Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Урман club» әкияте уйналачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Башлану вакыты — 10, 12, 15 һәм 17 сәгатьләрдә. Бу мавыктыргыч, кызыклы, күңелле, искиткеч Яңа ел әкияте. Аны карарга килгән кечкенә тамашачыларны урман җәнлекләренең гаҗәп мавыктыргыч маҗаралары көтә. Алар урман аланына җыелып гаять зур музыкаль фестиваль уздыралар. Спектакль тәмамлангач балалар Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы дискотека була Әлеге спектакль Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры репертуарында да бар иде. Аны 2007 ел азагында Илфат Камалиев чыгарган булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев