Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы татар драма театры үзенең кечкенә тамашачылары өчен искитмәле Яңа ел бүләге әзерләгән

Бер атна буена, 23-30 декабрь көннәрендә, көн саен дүрт мәртәбә Валентин Катаевның «Тылсымлы чәчәк» әкияте буенча әзерләнгән спектакль уйналыр дип планлаштырыла, дип хәбәр итә тетарның матбугат хезмәте. Спектакльне сәхнәгә Татарстанның атказанган артисткалары Чулпан Казанлы һәм Энҗе Шиһапова чыгарганнар. Алар үзләре сценарий да язганнар, иҗади дуэт буларак режиссер сыйфатында да чыгыш ясаганнар. Пластика буенча педагог — Рәзил Фахертдинов. Женя исемле кечкенә кызның кулына тылсымлы чәчәк эләгә. Аның төрле төсләрдәге җиде таҗы бар. Һәрбәрсен өзеп алган саен бер теләгең үтәлә. Кызчык башта аның алдында нинди бөек мөмкинлекләр ачылганын аңлап бетерми һәм алты таҗны буш, мәгънәсез теләкләр үтәүгә сарыф итә. Һәм менә аның бер генә таҗы кала, бер генә теләк үтәлергә мөмкин... Спектакльләр 10:00, 12:30, 15:00, 17:30 сәгатьләрдә башлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев