Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы татар дәүләт курчак театры коллективы "Алтын битлек" Милли театр премиясе кысаларында "Сак-сок" спектаклен күрсәтәчәк (видео)

Бүген Чаллы татар дәүләт курчак театры коллективы “Алтын битлек” Милли театр премиясе кысаларында “Сак-сок” спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль Мәскәү Курчак театрының Зур залында барачак. “Коллектив бүген театр автобусында Мәскәүгә килеп җитте һәм артистлар озын юлдан соң ял итә”, – дип хәбәр итте театр директоры Зөһрә Митрофанова. Мәскәүгә спектакльнең режиссеры, яшь драматург Илгиз Зәйниев та килгән. “Сак-сок” бәетенә нигезләнеп куелган спектакль – Илгиз Зәйниевның курчак театрындагы беренче эше. Спектакль үзенчәлекле куелышы белән үзенә җәлеп итә. Биредә курчаклар арасында халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов һәм яшь талантлы шагыйрә Йолдыз Миңнуллина курчаклары да бар. Йолдыз курчагын шагыйрә үзе тавышландырган. Коллектив бу спектакльне Казанда “Һөнәр” фестивалендә тәкъдим иткән иде. Спектакль “Тантана-2017” театр премиясендә “Ел вакыйгасы” буларак танылды. “Алтын битлек” фестиваленә спектакль өч номинация буенча тәкъдим ителгән. Ул “Иң яхшы спектакль” (курчак театрлары арасында), “Иң яхшы режиссер эше” (Илгиз Зәйниев), “Иң яхшы рәссам эше” (Алексей Митрофанов) номинацияләрендә танылуга дәгъва итә. Җиңүчеләр 19 апрель көнне игълан ителәчәк.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев