Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы Татар дәүләт драма театры яңа сезонын ачты

Чаллы Татар дәүләт дәүләт драма театры октябрьнең беренче җомгасында яңа сезон ачуны традициягә кертте. Быел коллектив дуслары белән бергәләп 27нче сезонны башлап җибәрде. Бәйрәм урамнан ук башланды. Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев башкаруындагы җырлар астында артистларыбыз яшел келәмнән узды, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.

Татарстанның атказанган артистлары Чулпан Казанлы һәм Энже Шиһапова тәкъдиме белән сезонны яңача ачу тамашачылар күңеленә хуш килде. “Артистларны сәхнәдән күрү бер хәл. Яшел келәмнән үткәндә без алар белән якыннан таныштык. Бу яңалык Канн фестиваленнән бер дә ким булмады”, – ди Чаллының баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков.

Аннары кунаклар залга, артистлар сәхнәгә үтте. Театр директоры Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов шатлыклы вакыйгалар белән таныштырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән Нурия Сәләховага “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде. Зал әлеге хәбәрне алкышлар белән хуплады. Моннан тыш, артистларга һәм театрның башка хезмәткәрләренә Татарстан Мәдәният министрлыгының, шәһәр башкарма комитетының Мактау грамотлары, рәхмәт хатлары тапшырылды.

Театрның яңа сезонын ачарга килүчеләр арасында җитәкчеләрнең күп булуы сөендерде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Олег Сабаев, “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте җитәкчеләренең берсе Равил Харисов барысы да яраткан театрыбызга ана телебездә уңышлар теләп, номинацияләрдә җиңүче артистларга бүләкләр тапшырды. Менә алар төрле номинацияләрдә җиңгән, узган сезонның иң талантлы артистлары: Илфат Әскәров, Чулпан Казанлы, Фәнис Сәхәбетдинов, Гөлүсә Җамалиева, Миләүшә Гыйльметдинова, Индира Маликова. Аларның барысына да диплом һәм 10ар мең сум акчалата бүләк тапшырылды.

Аннары Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча куелган “Ул бит кичә иде...” лирик комедиясе тулы залда үтте. Тормышчан һәм бүген дә актуаль проблемлаларны үз эченә алган комедия күпләрне уйланырга, елмаерга мәҗбүр итте, өстәлдә спиртлы эчемлекләрнең күп булуы гына эчне пошырды.

Хезмәттәшләренең шатлыгын уртаклашырга Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары да килгән иде. “Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары үзләренең уйнау осталыгы, тәҗрибәсе белән аерылып тора. Алар кечкенә сәхнәдә дә, зур сәхнәләрдә дә бик оста чыгыш ясыйлар. Без, мәсәлән, Чаллы театры бинасында уйнасак, үз тавышыбыз башыбызга каба. Ә алар теләсә нинди сәхнәдә берсеннән-берсе матур образлар иҗат итәләр. Коллективка зур сәхнәле бина бирелсен иде”, – диде Татарстанның атказанган артисты Рәзилә Муллина.

“Без хатыным белән Чаллы театрының барлык спектакльләрен дә карап барабыз. Бу спектакль дә бик ошады. Артистларга һәм коллективка яңа проектларны тормышка ашыруда уңышлар юлдаш булсын”, – диде “Яр Чаллы җылылык челтәрләре компаниясе” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айрат Зәйнуллин.

Шәһәрнең милли-мәдәни үзәгенә әйләнгән Чаллы татар дәүләт драма театры коллективына яңа сезонда уңышлар телибез. Тамашачыларны матур спектакльләр белән сөендерүләрен дәвам итсеннәр, диелә “Шәһри Чаллы”да.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев