Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы көне уңаеннан шигъри-музыкаль кичә үтте 

Кичәдә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, берлек әгъзалары Мансур Сафин, Сирень Якупова, Рәзинә Сәетгәрәева, Рубис Зарипов, «Ләйсән» берләшмәсе иҗатчылары Зөлфия Нигманова, Роза Хәмидуллина, Рушания Гыйләҗева, Әлфия Габдрашитова, Зимфира Исламова, күпсанлы китап укучылар, балалар катнашты. Күтәренке рухта узган очрашу дәвамында туган як, туган тел, туган ил турында шигырьләр яңгырады, бик мәгънәле фикерләр, теләкләр әйтелде. Шәһәрнең танылган сәхнә осталары Рубис Зарипов, Зөлфия Җиһан,  Илсөяр Зарипова Чаллы шагыйрьләре сүзләренә язылган җырларын башкарды. Бәйрәмгә килгән һәркемнең китап күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге булды. Әдәби мәйданда ирекле микрофон эшләде, каләм тибрәтүче тамашачылар уй-хисләрен  шигьри юллар аша да җиткерде.
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев