Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә Клара Булатова белән очрашу узды

24 мартта Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә танылган шагыйрә, Габдулла Тукай бүләге иясе Клара Булатова белән очрашу булды. "Мин шагыйрә. Мин шигырьләр  язам, Мин  орлыклар гына чәчә алам. Җыючылар  булыр бүтәннәр" – дип язган  шагыйрәнең иллеләп  китабына  тупланган  иҗаты тормышчан, тере, мул шытымлы, тоныкланмас булуын күрсәтте дә инде әлеге кичә. Зирәк фикерле, чая телле, гаҗәеп хәтерле Клара апа чичән шагыйрә дигән данын тагын бер кат раслады. Кичәне Роза Хәмидуллина алып барды. Ул, шигырьләр белән үреп, Клара  Булатованың тормыш һәм иҗат  юлына күзәтү ясады. Чаллы дәүләт драма театры артисткасы Гөлфия Фәйзрахманова  укуында яңгыраган шигырьләр дә гаҗәеп халыкчанлыгы,  эчкерсезлеге белән күңелгә хуш килде. Тәгәрәпләр  йөгереп үтә гомер, Җир шарыдай, юл түгәрәк түгел. Аның  иге-чиге  бер булыр... Чаллы язучылары исеменнән хөрмәтле кунакны Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин сәламләде. Ул Клара ханымга иҗади хезмәте өчен рәхмәт әйтте һәм, гомер бәйрәме белән котлап, чәчәк бәйләме бүләк итте. "Аяк  йөрми, куллар язмый, Тел әйләнә чак кына, Русча әйтсәк, әле пока Соображает баш кына" дип шаяртып алса да,  Клара апа  кичә барышында бик аз утырып торгандыр. "Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе Нур Әхмәдиев "Кайда йөри Булатова, анда инде буза туа" дия иде” дип көлдереп алгач,  ул сүзне мөгаллим хезмәттәшләренә   тапшырды. (Кичә  барышында, дилбегәне шулай үз  кулына алып, берничә  тапкыр матур гына борылышлар кертеп  җибәрде шагыйрәбез. Бар да Клара апача иде.) Хезмәттәшләре  аның Кәшер урта мәктәбендә эшләгәндә, экспромт туган шигъри юллар белән  тәрбия бирү  мисалларын китерделәр. Ул шагыйрә генә  түгел, ә көчле педагог та иде дип сөйләделәр алар. "Язмыш шулай язган: мин укытучы гаиләсендә туган, мәктәптә яшәгән, мәктәптә үскән, мәктәптә әвәләнгән  икмәк инде",  – диде ярты гасыр гомерен мәгарифкә  багышлаган өлкән мөгаллим Клара Гариф кызы үзе дә. Мөгаллим-шагыйрә Рәзинә Мөхияр шагыйрәнең иҗатына соклануын  белдереп, үзен белгәнче үк җырлары белән таныш булуын әйтте һәм "Зәңгәр  чәчәк" җырын җырлап  үтте. Татарстанның  атказанган  укытучысы, филология фәннәре докторы, шагыйрь Әнвәр Шәрипов исә: "Без бүген тарихи кичәдә утырабыз, чөнки Клара Булатова ул – легендар шәхес. "Йөрәкне  бәйлисе бар" дигән китапта аның образы бар, Хәсән Туфанның  атаклы Тәнәкәсе ул. Әлмәт районы Колшәрип авылында Клара Булатова исемендәге чишмә бар. Без бер чорда укыдык һәм арабызда Клара Булатова кебек шагыйрь барлыгын ул чагында ук белеп, горурланып укый идек", – дип, шагыйрәгә  хөрмәтен белдерде. Клара ханымның соравы буенча, Әнвәр әфәнденең  хәләл  җефете Фәйрүзә ханым аның "Сиңа кайтам"  шигырен  яттан  укыды. "Яттан уку  ул – акыл гимнастикасы", – ди  шагыйрә. Үзе бөтен шигырьләрен диярлек яттан белә. Шагыйрәне  таныткан тагын бер өлкә бар. Ул – җыр. Клара Булатованың бик күп сүзләренә көй язылган. "Шушы яктан, шушы туфрактан без", "Кыңгырау чәчәге", "Якын дустың  барын онытма"  һәм башка җырлары халык күңелендә урын алган. 76 җырын берләштергән җыентыгы дөнья күрү дә зур иҗатның бер дәлиле булып тора. Кичәгә килгән җырчы Илсөяр Зарипова башкаруында яңгыраган җырлар да тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Татарстанның атказанган  мәдәният  хезмәткәре Рубис ага Зарипов "Сөю җыры" ның туу тарихы, 90 нчы еллардан  башланып киткән иҗади дуслык турында сөйләп үтте. Гармунчы Рәшит Мәүләвиев  белән бергәләп  җанга якын, тансык җырлар да башкарылды. Шагыйрәнең иҗаты  турында җылы сүзләр әйтүчеләр  күп булды. Төбәкне өйрәнүче галим-шагыйрь Мансур Сафин, Алабугадан  килгән  дусты, шагыйрә Кадрия Наил һәм башка каләмдәшләре аның сәламәт булып, озак еллар үз укучысын сөендереп иҗат итүен теләделәр. Әлбәттә,  бирегә җыелучыларның  барысы да  шул теләктә булгандыр. Клара апа кебек җор телле, зирәк акыллы шагыйрәнең рухи мирасы тагын да тулылану – милләт өчен зур  бәхет ул. Шагыйрә исә үзе, язмышыма рәхмәтлемен, дип белдерде һәм сүзен: Бәхетлеме син, дигәнгә Мин әле җавап бирмим. Мин әле ул бәхетемнең Үсүен көтеп йөрим, – дип тәмамлады һәм шатлыгы белән уртаклашты: дәвамчысы булган сигез яшьлек  оныгы  Гайшә Булатованың  китабы чыккан  икән. Афәрин!  

            Лилия Фәттахова


Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев