Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы шәһәрендә Утыз Имәни исемендәге мәчет ачылачак

19 ноябрьдә Татарстанның Чаллы шәһәрендә яңа мәчет ачылачак. Бу тантанага Татарстан мөфтиен, шәһәр хакимияте башлыгын, бик күп кунаклар көтәләр, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Утыз Имәни исемендәге мәчет шәһәрнең Мәләкәс аръягы бистәсе 27 нче микрорайонында төзелгән. Мәчет бинасы 180 кеше сыйдырышлы. Беренче катта хатын-кызлар өчен, ә икенче катта ир-атлар өчен намаз бүлмәләре урнашкан. Мәчетнең имамы итеп, элек “КамГЭСэнергострой” оешмасы генераль директоры урынбасары булып эшләгән, шәһәр советы депутаты булып сайланган Салихҗан хәзрәт Гайниев билгеләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев