Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы шәһәрендә "Уңган килен" бәйгесе үткәрелде

Чаллы шәһәре педагогия көллияте студенты Нәзилә Сибгатуллина “Уңган килен” бәйгесендә җиңеп чыкты. “Чәкчәк бәйрәме” кысаларында үткәрелгән чараны Чаллы мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге белән берлектә “Мизгел” милли мәдәният клубы һәм “Нур” яшьләр үзәге оештырды, диелә “Шәһри Чаллы” газетасында. Татар халык ашларының иң татлы ризыкларының берсе буларак танылган чәкчәк элек-электән зур, мөһим бәйрәмнәргә, олы кунакларны каршы алганда әби-бабаларыбыз өстәл түренә чыгарыла торган булган. Быелгы “Чәкчәк бәйрәме”ндә дә без моңа игътибарны юнәлтеп, аны пешерүче “Уңган килен”нәрне сайларга булдык, дип сөйләде “Мизгел” милли мәдәният клубы җитәкчесе Люция Абдуллина. “Бәйгенең максаты – яшьләр арасында татар гореф-гадәтләрен җанландыру, аларны милли йолаларга җәлеп итү”, – диде ул. Бәйгедә шәһәрнең һөнәри һәм югары уку йортларында белем алучы дүрт кыз осталыгын күрсәтте. Аларны бәяләгән жюрида Чаллы педагогика универститеты доценты Дания Сибгатуллина, “Күңел” радиосы диджее Лилия Закирова, “Мизгел” милли мәдәният клубы җитәкчесе Люция Абдуллина һәм “Сабан туе гүзәле – 2016” бәйгесе җиңүчесе Фәнзилә Җәмилова бар иде. Ярыш барышында кызлар үзләре белән таныштырып, сәхнә осталыгында талантларын күрсәттеләр. Мөхтәрәм кунакларны үзләре пешереп алып килгән чәк-чәк белән сыйладылар. Бәйгенең иң матур этабы булып бишек җырларын көйләү булды. Әйтергә кирәк, барлык кызлар да аны оста башкарып чыкты. Нәтиҗәдә, “Уңган килен” исеменә Чаллы шәһәре педагогия көллияте студенты Нәзиля Сибгатуллина лаек булды. Аңа Н2О фитнес-үзәгенә абонемент тапшырылды. “Гүзәл килен” номинациясендә җиңүче Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумында белем алучы Алинә Гайфуллина “Чаллы ТВ” Һәм “Күңел” радиосының махсус призы белән дә бүләкләнде. “Җырчы килен” номинациясе Чаллының сәнгать көллияте студенты Лилия Зарипованы үз итте. “Аш-суга оста килен” булып Казан инновация көллияте филиалында белем алучы Ләйсән Әгълиева танылды. Катнашучыларның барысына да дипломнар, бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев