Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы шәһәрендә шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың юбилей кичәсе узды

Кичәне ТР  атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Гомере буе туган ягын зурлап, туган авылы Күҗәкәдән  илһам алып яшәгән шагыйрәнең иҗат бәйрәме дә туган төбәгендә  төшерелгән видеоязма белән башланып китте.

Чаллы дәүләт  театры артистлары укыган сонетлар тамашачыны Әлфия Ситдыйкова иҗат дөньясына җитәкләп алып керде. Әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин Петрарка сонетлары белән янәшә куярлык дип бәялгән сонетлар Чаллының сәхнә осталары  тарафыннан зур югарылыкта башкарылды.

Шагыйрәнең киләчәккә карап иҗат итүенең тагын бер матур күренеше – балалар өчен язган шигырьләре. 2 нче гимназиянең 2 нче сыйныф укучылары чыгышы да көчле алкышлар белән кабул ителде. Әлфия Ситдыйкованың иҗатташы Вера Хәмидуллина белән берлектә балалар өчен русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемәләренең әһәмияте дә югары бәяләнде. Туган ягы кешеләренең  тирән мәхәббәтен яулаган, Ак калада да үзенең лаеклы урынын тапкан  якты күңелле шагыйрәне зурлап килүчеләр күп  булды. Мәртәбәле кунаклар арасында Казаннан килгән Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь  Рәмис Аймәт,   язучы, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит  Имамов, шагыйрә  Фәйрүзә Мөслимова, Мөслимнән Халык язучысы Фоат Садриев,  шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Чаллы шәһәрендә яшәп  иҗат итүче каләмдәшләре  Факил Сафин, Айдар Хәлим,  Айгөл Әхмәтгалиева, Сирень Якупова,  Зөләйха Минһаҗева,   Рәзинә Мөхияр,   Амур Фәлах, Рафис Сәлимҗанов һәм башка бик күп мөхтәрәм  шәхесләр  бар иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов юбилярга Чаллы шәһәре хакиме  Наил  Мәһдиев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Милләтне, телебезне саклап калуда  ил-тел язмышы турындагы иҗатыгыз татар әдәбиятында билгеле бер югарылыкта тора; тормышны ничек бар, шулай  кабул итүегез, ихласлыгыгыз, күңел сафлыгыгыз, бай эчке дөньягыз сокландыра, дип билгеләп үтте Рамил Хәлимов, үзенең тәбрикләү   чыгышында. Рәмис Аймәт Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов исеменнән, Казандагы барлык  каләмдәшләре исеменнән кайнар сәламнәрен  җиткерде һәм Рәхмәт хатын тапшырды. Г.Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр»  әсәренең башламында булган: «Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек... » дигән сүзләрнең  каләмдәшенә дә туры килүенә игътибар  юнәлтте,  иҗатының ихласлыгы, гадилеге сәбәпләрен тормышның үзеннән чыгуы белән бәйләде. Үзенең табигый  хисләрен катлаулы метафораларга төрмичә, халыкка якын тел белән әйтеп бирә, шуның белән халык күңеленә үтеп керә алды, диде ул. Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин каләмдәшенең «КАМАЗ»  заводында бергә эшләгән   вакытларын искә алды, авылына  мөкиббән башка андый шагыйрь юк ул, дип, шәхесенә һәм иҗатына соклануын белдерде. Сәхнә түренә  чакырылган Г.Тукай премиясе лауреаты  Вахит Имамов, Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов, алдагы атнада әлеге сәхнәдә олуг юбилей кичәсен уздырган Айдар Хәлим, шагыйрәләр  Рәзинә Мөхияр, Фәйрүзә Мөслимовалар Әлфия Ситдыйковага хас асыл сыйфатларны, иҗатына хас хисләр муллыгын, табигыйлек, ихласлылык, яктылыкны атап үттеләр, теләкләрен шигъри юллар белән дә, курай моңнары аша да җиткерделәр. Каләм әһелләре  кичәгә килүчеләрне тел, милләт язмышы хәл ителгән көннәрдә битараф булмаска, нык рухлы булырга чакырдылар. Түбән Камадан килгән  «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары шагыйрәнең иҗатын үз юлын тапкан челтер чишмәнең талгын агышы белән чагыштырдылар,  матур теләкләрен җиткерделәр. Ак калага килгәндә Әлфиягә  нибары унсигез яшь   була. Меңәрләгән кеше яшәгән шәһәрдә үз урыныңны табу, үз тавышыңны ишеттерү җиңел эш түгел. Холкындагы  матур сыйфатлар аңа яңадан-яңа үрләр яулауга этәргеч бирә. Шундый үрләрнең берсе – Чаллы телерадиокомпаниясенең «Күңел» радиосы. Ул  оештырган  әдәби  тапшыруларны халык үз итә, яратып тыңлый. Радиода эшләгәндә тапкан дусты Флүрә  Талипова  шагыйрәнең күп кенә  шигырьләрен көйгә  салган.  Бу   кичәдә дә  ул кайбер җырларын башкарып, тамашачыны үз моңына  төрде. Гомумән, кичә җырга-моңга  үрелеп барды. Әлфия Ситдыйкова – бик күп җырлар авторы. Аның белән иҗади тандемда булган композитор, «Болгар  радиосы» милли музыка премиясе, «Алтын Барс» премиясе лауреаты Айдар Тимербаевның җырлы котлавы да,  якташы,   композитор Илгиз Закировның  авыл җанлы шагыйрәгә үзе язган яңа җырларның берсе  «Туган өем» җырын бүләк итүе дә   тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде. Дания Сибгатуллина, Сәрия Нәбиуллина, Айдар Сәфәргалин, Әлфия ханымның оныклары башкарган җырлар да кичәгә үзгә  ямь  өстәде. Туган ягыннан Актаныш муниципаль район Башкарма комитеты рәисе Рөстәм Илъясов җитәкчелегендә килгән делегация, Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Галимҗанова, авылдашы, Чаллы «Электр челтәре» оешмасы директоры, шәһәр Советы депутаты Ленар Зарипов, шәһәр Советы депутаты, Актаныш якташлык җәмгыяте рәисе Фәнис Газетдинов шагыйрәнең иҗатын зурлап чыгыш ясадылар. Легендар җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусин башкаруындагы «Кайтам сиңа, Актаныш!» җыры якташларыннан сәлам булып яңгырады. Чаллының  Якташлар җәмгыятеннән  килгән  зур делегациянең тәбрикләү сүзләре, Рәхмәт хатлары, истәлек  бүләкләре шагыйрәгә  булган ихтирамнарының дәлиле иде. Гомумән,  Чаллыда үзара бер гаилә булып яшәгән якташлары  белән дә, Күҗәкәсендә гомер кичерүче авылдашлары белән дә  тыгыз бәйләнештә тора Әлфия Ситдыйкова. Бер-берләрен зурлап, хөрмәт итеп, бер-берләре белән горурланып яши икән актанышлылар. Гомерегезне  гүзәл бер  җыр  итеп үтәсез, дип олылаган якташларына,  аны хөрмәт итеп килгән тамашачыларга, үз-үзенә   бирелгән: «Үкенмәслек итеп яшәдемме?» дигән соравына шигъри юллар белән, «Мин үземне танытырга түгел, таныр өчен яшим  дөньяда...» дип тә, «Яшәр  өчен килдем», «Яктылык сулышы» кебек китаплары белән дә җавап бирде кебек шагыйрә.  Үзеннән  агылган  тыйнак яктылык сулышы белән  тирә-юнен яктыртырга,  матурлыгын арттырырга омтылучы  шагыйрәгә   иҗади уңышлар, уй-ниятләрен тормышка ашырырлык ихтыяр көче, сәламәтлек  телибез.
Лилия Фәттахова
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев