Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы шәһәрендә шагыйрь Ямаш Игәнәйне искә алу кичәсе узды (ФОТО)

Игелекле төбәк шагыйре

24 гыйнварда  Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә шагыйрь  Ямаш Игәнәйне искә алу кичәсе узды. Быел аңа 80 яшь тулган булыр иде. “Хәзинәләр иленнән” дип аталган кичәне әлеге китапханәдә оештырылган әдәбият музее хезмәткәре, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина әзерләде һәм алып барды. Сарман районының Ләке авылында туган Ананий Малов татар әдәбиятына Ямаш Игәнәй исеме  белән килеп керә. Алтмыш яшен дә тутырмыйча бакыйлыкка күчсә дә, кыска гына иҗади гомерендә үз тавышын, үз аһәңен ишеттерә. Чаллы шәһәренә 1978 елда Мамадыш һәм Баулы район газеталарында журналист буларак каләм чарлагач килеп төшкән Ямаш Игәнәй "Кама  таңнары", "Чулман-Идел" (хәзерге "Шәһри Чаллы") газеталарында, "Аргамак"  журналында эшли.1997 елда "Һай бу адәмнәрнең кыйланмышы" исемле шигырьләр циклы өчен Саҗидә  Сөләйманова  исемендәге әдәби бүләккә лаек була. Ямаш Игәнәй олылар өчен дә, балалар өчен дә иҗат итә. “Шатлык” балалар бакчасыннан килгән нәниләр  аның  балалар өчен язган шигырьләрен  бик самими, ихлас сөйләп,  кичәгә эчкерсез рух өстәделәр. Чарада катнашучы Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе  Факил Сафин  күңелендәге хәтирәләре белән уртаклашты. ”Иң беренче аны шагыйрь буларак танучы, аны күреп алучы  Хәсән ага Туфан булды, – диде ул. – Казандагы Матбугат йортында кирәксез дип чыгарып ташланган кәгазь өемнәре арасында “Ямаш Игәнәй” дигән язулы бер папкага игътибар итә классигыбыз. Шигырь арты шигырен укый, өенә алып кайта. Икенче көнне ”Сез нигә шундый шәп шагыйрьнең шигырьләрен чыгарып ташладыгыз?” дип каләмдәшләренә шелтә ясый һәм соңыннан да ”Сез Ямашны саклагыз!” дип әйтә. Өлкән остазының фатихасыннан соң, Ямаш Игәнәйнең  әдәби иҗаты  яңа сулыш белән дәвам итә.    Клара Булатова кебек шигъри күңелле авылдашы белән уйнап-аралашып үсүе, укытучысының Әзһәр Габиди кебек фронтовик-шагыйрь булуы һәм   Ходай тарафыннан салынган табигый сәләт Ананий Маловның шагыйрь буларак өлгерүенә сәбәпче булгандыр”. Шигърият дөньясына кергәндә,  үзе дә Игәнәй фатихасын алган Факил Сафин  уч төбе кадәр генә “Сәфәр чыктым”, “Игелекле төбәк”  кебек китапчыкларга сыйган иҗатның укучылар тарафыннан да, әдәби даирә тарафыннан да зур бәя алуын да билгеләп үтте. Кичәгә Чаллыда яшәп иҗат итүче күп кенә шагыйрьләр һәм язучылар, китапханәчеләр, татар теле укытучылары, студентлар  килгән иде. Сәхнәгә күтәрелгән Чаллы педагогия университеты доценты, җырчы-педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина,   төбәк әдәбиятын укытучы мөгаллимә буларак, шагыйрьнең табигатьне, туган якны, кешеләрне яратуына игътибарны юнәлтте һәм “Туган ягым –  җырлы бишегем” җырын   башкарды. Шәйхи Маннур премиясе лауреаты, төбәкне өйрәнүче язучы-шагыйрь Мансур Сафин өчен Ямаш Игәнәй каләмдәш дус кына түгел, гаилә дусты да булган. Аның хатирәләре буенча Игәнәйнең язучылар арасында  “Суда батучыны коткарган  өчен” медале белән бүләкләнгән бердәнбер кеше икәнлеген дә белдек. Мансур Сафинның багышлау-шигырендә яңгыраган “ул тургайлар нәселеннән иде” дигән юллар да, “ ул лачыннар нәселеннән иде” дигән юллар да  шагыйрь һәм шәхес буларак Игәнәйгә ихлас бәя иде булса кирәк. Шагыйрә Әлфия Ситдыйкова да каләмдәшен зыялы, затлы, тыйнак, ләкин үз сүзен вакытында әйтә белә торган шәхес буларак  искә алды. Гыйнвар салкыннарында туса да, күңелендә һәрчак җылылык, яктылык йөрткән Ямаш Игәнәйнең намуслы, тырыш, эчкерсез,  кешеләргә ышанучан булуын чыгыш ясаучыларның барысы да диярлек билгеләп үтте. Ананий Малов керәшен мәдәниятен үстерүгә дә үзеннән лаеклы өлеш керткән шәхес. “Керәшен сүзе”  газетасы чыгара ул, керәшен җыруларын халыкка җиткерүдә  катнаша. Бу хакта сәхнәгә күтәрелгән Николай атакай (Храмов) сөйләп үтте. Ләке авылы көенә Игәнәй сүзләренә иҗат иткән җыруны да башкарды. Үз гомеремдә  шундый яхшы  күңелле, талантлы кешеләр  белән аралашып яшәвем өчен язмышыма рәхмәтле, диде ул. Бер-беребезнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен ихтирам итәргә чакырды. Үзебездән соң игелекле эшләр калдыру кирәклеген  искәртте. “Тормышта үз  урыныгызны табарга тырышыгыз” дигән сүзләре исә чарага килгән яшьләргә  юлланган иде. Гомеренең соңгы елларында Ямаш Игәнәй әдәби һәм  иҗтимагый тормышта  бик актив була. Ләкин, ни аяныч, алтмыш яшенә әзерләгән  ике томлык шигырьләр җыентыгының кулъязмасын нәшриятка илтеп җиткерә алмый кала ул... Әлегә кадәр – егерме ел үтсә дә – шагыйрьнең уй-хисләрен үзләренә сеңдергән бу шигырьләр үз укучысына барып ирешмәгән  икән. Чарадан алган  уңай тәэсирләр менә шул  мәсьәләнең һаман да хәл ителмәвенә борчылу белән  бераз кими төште. Варислар  рухи мирасның  үзгә бәядә  бәяләнүен аңларлар, шагыйрьнең китаплары нәшер ителер  дә Ямаш Игәнәйнең рухына дога булып барып ирешер дигән теләктә каласы килә.  

Лилия Фәттахова


Татарстан язучылар берлеге
Фотолар авторныкы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев