Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы шәһәрендә шагыйрь, прозаик Нәҗип Мадьяровның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә узды

Иҗатта да, тормышта да ихлас, гади, изге күңелле шәхесне искә алу чарасына Чаллы язучылары, сәнгать эшлеклеләре, мәктәп укучылары, студентлар килгән иде. Китапханә залындагы һәркемнең күңеленә иң нык тәэсир иткән мизгелләрнең берсе – кичә башында Нәҗип Мадьяровның үз тавышы белән шигырьләр укуы булды. Шундый мөмкинлек тудырганы өчен бакыйлыкка күчкән бик күп каләм ияләренең тавышларын язмада кадерләп саклаучы шагыйрә Әлфия Ситдыйковага рәхмәт. Шигъри сүз белән ачылып киткән кичәне Нәҗип Мадьяровның “Сабакташлар”  җыры дәвам итте. Бу искиткеч матур, мәгънәле җырны көй авторы үзе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров башкарды. Аларның уртак иҗат җимешләреннән булган “Сагыну”, “Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем” һәм башка җырлар Салават Фәтхетдинов, Газинур Фарукшин кебек танылган җырчыларның репертуарыннан төшми. Бу Нәҗип Мадьяровның  җырлап торган шигырьләр остасы икәнлеген раслаучы дәлил. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип Факил Сафин да чыгышының башында ук игътибарны  нәкъ менә Нәҗип Мадьяровның җырларына юнәлтте: “Иҗатын, гомерен татар халкына багышлаган Нәҗип ага Чаллыда җырлары аша танылды, – диде ул. Сиксәненче елларда аның җырларын белмәгән, җырламаган яшьләр булмагандыр. Ул бихисап күп очрашуларга чакырулы иде. Һәм һәркайсында диярлек аңа бирелгән беренче сорау “Җыр ничек языла?” булды. Серле генә елмаеп, көйли-көйли, тыңлаучыларны авызына каратып, шигырь төзелеше, аһәң, моң турында  сөйләр иде шагыйребез...” Факил Сафин мәңгелеккә күчкән каләм ияләрен онытмыйча, иҗатларын барлап, олылап, искә алу кичәләре уздыручы үзәк китапханәгә, оештыручы, алып баручы Роза Хәмидуллинага, һәрбер чарада актив катнашучы язучыларга, укучыларга рәхмәтен дә җиткерде. Аннан соң бер-бер артлы сәхнәгә менгән шагыйрьләр, язучылар Рәшит Бәшәр, Мансур Сафин, Әнвәр Шәрипов, Рәзинә Мөхияр, Рубис Зарипов та Нәҗип Мадьяров турындагы якты  истәлекләре  белән уртаклаштылар. Каләмдәшләре, дуслары Нәҗип ага хакында сөйләгәндә: нечкә күңелле, талантлы, җор телле, ярдәмчел, көләч йөзле, юмор хисенә бай кебек эпитетларны бихисап күп тапкыр кулландылар һәм чын йөрәктән аны юксынуларын әйттеләр. Рубис Зарипов исә Нәҗип Мадьяров сүзләренә язылган, Казан каласының меңьеллыгына багышланган, “Казаным” дигән җырны да яңгыратты. Чыннан да, чын шагыйрь сүзләренә язылган җырларны тыңлау җан рәхәте! Бүген сәхнәдән, радиодан яңгыраган күп кенә җыр-такмаклардан аермалы буларак, ул шигырьләргә тирән мәгънә салынган. Алар стиль ягыннан камил, аһәңле. 1928 елның 3 мартында Әтнә районының Кызыл Утар авылында дөньяга аваз салган һәм гомере буе туган ягын өзелеп яраткан, табигатенә сокланып иҗат иткән, якташлары белән горурланып, аралашып яшәгән шагыйрьне искә алу кичәсе туган якны  данлаган  җыр белән тәмамланды. Аны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова башкарды. Кичәдә катнашучы һәммә кешенең уй-теләге бер иде: шагыйрь, журналист, прозаик, балалар һәм  олылар өчен нәшер ителгән утызга якын китап авторы Нәҗип Мадьяровның рухы шат булсын, әсәрләре онытылмасын, исеме киләчәккә барсын.    

Г. Абдуллина


Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев