Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы шәһәрендә музыкаль театр оешкан

Чаллыда музыкаль театрны сүздә генә калдырмадылар, ә тормышка да ашырып куйдылар. Ул "Эврика" мәдәният үзәге каршында үзенең эшен башлап җибәрде. Театрны Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев җитәкли, дип яза җирле басма. Шәһәребездә тагын бер иҗат коллективы барлыкка килүгә шагыйрә Зөләйха Минһаҗева сәбәпче булган. Ул "Алай да була икән" дигән музыкаль комедия язып, "Эврика" мәдәният сараена килгән. Пьесаны укыгач, кайсы рольдә кемне күрәчәген әйткән. Әлеге театрның үзенчәлеге шунда: биредә күпчелек рольләрне җырчылар Инзилә Сәлимова, Равил Галиев, Сәрия Нәбиуллина башкара. Вакыйгалар бер бай җитәкченең өендә бара. Әнвәр Хәкимович ролен башта Рахман Шәфигуллинга тәкъдим иткән булганнар. Ул баш тарткач, бу рольне шәһәрдәшебез Мөнир Ситдыйковка биргәннәр. Зәбир Хәлимовка да роль эләккән. Труппа җыелып беткәч, репетицияләр башланган. Комедиягә көйләрне Вәсим Әхмәтшин язган, Айдар Әхмәтшин аранжировка ясаган. Театр директоры Равил Галиев тырышлыгы һәм "Эврика" мәдәният сарае ярдәме белән декорация дә, афишалар да ясалган. "Эврика" бина, сәхнә биреп тора икән. "Музыкаль комедияне берничә тапкыр уйнадык. Болай ярыйсы гына килеп чыгар кебек. Инзилә Сәлимова үз ролен аеруча оста уйный. Аңа Аллаһы Тәгаләдән талант бирелгән, профессиональ театрда артист булып эшләсә, ул труппаның "йөзек кашы" булыр иде. Җырчы артистларның спектакльдә уйнавына тамашачы үзе бәя бирер. Аннары Тукай районнары авылларына чыгарга җыенабыз. Киләчәктә Чаллы татар дәүләт драма театрында да музыкаль комедияне күрсәтергә планлаштырабыз", – ди Равил. Яңа гына оешса да, музыкаль театр уңышлы гына эшли. Зөләйха Минһаҗева тагын бер пьеса язып тәмамлаган. Анысында җырлар композитор Рөстәм Хәйруллиныкы. Артистларны шул җырлардан чыгып җыярга планлаштыралар. "Бездә профессионал драма театрлары җитәрлек, шуңа күрә без репертуарыбызда музыкаль спектакльләргә өстенлек бирәчәкбез", – ди Равил әфәнде. Театрда эшләү белән бергә ул Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева белән иҗади эшчәнлегенә 20 ел тулу уңаеннан яңа программа әзерләүләрен дә әйтте. Сценариесе инде әзер, үзенчәлекле яңа программаны яңа елда Чаллы тамашачысы да күрә алачак. Галиевларның гаиләсе иҗади. Равил белән Ландышның уллары Сәйдәш шигырьләр яза, фортепьяно сыйныфында укый. 2нче гимназиянең 3нче сыйныфында укучы Әминә "Сәйлән" бию театрында биергә өйрәнә. Укудан соң һәр көнне 3 сәгать "Сәйлән" хореография мәктәбендә шөгыльләнә ул. "Кемнең буш вакыты бар. Балаларны шул йөртә", – ди балаларының вакытларын файдалы уздыруларына сөенеп Равил. Сүз уңаеннан, Равил үзе дә "Камиллекнең чиге юк" дигән принцип буенча яши. Сәхнәдә Резидә Шәрәфиева белән эшли башлауларына 20 ел тулса да, ул әле һаман укый. Актанышта Джон Әхмәтович дигән педагогтан вокал дәресләре ала. Джон әфәнде заманында Уфада бик күп яшь талантлар үстергән педагог. Азамат Тимеров – шуларның берсе. "Нинди генә һөнәр сайласаң да, үз өстеңдә даими эшләргә кирәк. Шул чагында гына уңышка ирешеп була," – ди җырчы. Язмам герое туган авылы Камышлы күлдә мәчет төзелешенә дә ярдәм итәргә тырыша. Менә шундый күпкырлы талант ул шәһәребезгә тугрылыклы калган җырчы Равил Галиев.    
 Зөлфия Фоатова, Шәһри Чаллы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев