Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы шәһәрендә Муса Җәлилгә багышланган тантаналы чара үтте

Татар халкының бөек улы, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулды. Шул уңайдан Чаллы шәһәренең шагыйрь исемен йөрткән проспектында урнашкан һәйкәл янында тантаналы чара үтте.

Искә алу чарасына Чаллы шәһәренең Комсомол районы җитәкчелеге, мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар һәм Чаллы язучылары килгән иде. Тантананы Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәдә урнашкан әдәбият тарихы музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина алып барды. Бәйрәм тантанасында шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, тиңсез батырлыгы искә алынды. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь Факил Сафин, шагыйрә Рәзинә Мөхияр бар иде. Алар: “Без Тукаебыз, Җәлилебез һәм Алишларыбыз белән көчле. Телебезне, асылыбызны саклый алсак, бөек шәхесләребез дә онытылмас”, - дигән фикерне әйттеләр. Факил Сафин җәлилчеләргә багышланган ялкынлы шигырен укыды. Чыгышлардан соң  җәмәгатьчелек, студентлар, мәктәп укучылары Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Чара Муса Җәлил хөрмәтенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Чыганак: http://www.sptatar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев