Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы шәһәрендә махсуслаштырылган нарасыйлар йорты ачылды

Чаллыда, капиталь төзекләндерүдән соң, нарасыйлар йорты ачылды. Шушы махсуслаштырылган учреждение 34 ел эчендә беренче тапкыр җитди төзекләндерелде, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы. 1982 елдан бирле эшләп килгән балалар тернәкләндерү үзәгендә ике бүлек булып, шуның берсендә яңа туган балаларны 18 айга кадәр тернәкләндерәләр, икенчесендә исә сәламәтлеге начар булган сабыйларны 1 яшь ярымнан алып 4 яшькә кадәр шушында яшәтеп дәвалыйлар. Нарасыйлар йорты 120 урынга исәпләнгән, шуларның 50се ятимнәр өчен билгеләнгән. Әйтергә кирәк, монда үз эшен яраткан тәҗрибәле белгечләр эшли. Чаллы шәһәр хакиме Наил Мәһдиев нарасыйлар йортын ачу тантанасында республика җитәкчелегенә, аеруча Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка шушы гаять мөһим булган бинаны төзекләндерүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Хаким медицина учереждениесен карап чыкты һәм төзүчеләр хезмәтенә югары бәя бирде. Киләчәктә бирегә сабыйларны дәвалау өчен заманча җиһазлар кайтарылачагы хакында да әйтте. Яңа ел алдыннан нарасыйлар йортын төзекләндереп файдалануга тапшыру Чаллыдан гына түгел, бөтен Чулман төбәге районнары һәм авылларыннан килеп дәваланучы балалар өчен зур бүләк буларак итеп кабул ителде, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев