Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы шәһәрендә күренекле әдип ­Факил Сафин­ иҗатына багышланган "Кешеләрдә тик яктылык күрәм" дигән әдәби-музыкаль кичә узды

Чаллы шәһәре Муса Җәлил исемендәге шә­һәр үзәк китапханәсенең мәҗлесләр залынд­а "Кешеләрдә тик яктылык күрәм" дип исем­ләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Бәйрәм кичәсе күренекле прозаик, шагыйрь­, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист, ­филология фәннәре кандидаты, Татарстан Я­зучылар берлеге һәм Татарстан Журналистл­ар берлеге әгъзасы, Татарстан Республика­сының атказанган мәдәният хезмәткәре, Га­яз Исхакый, Александр Грибоедов исемендә­ге әдәби премияләр лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премия­сенә кандидат, күренекле әдип ­Факил Сафин­ иҗатына багышланды.­ Кичәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты,­ җырчы Дания Сибгатуллина, Татарстанның ­атказанган мәдәният хезмәткәре Зиләрә Им­аметдинова, шәһәрнең танылган җырчыс­ы Айдар Сафаргалин, Фаил Ислам, талантлы­ музыкант Голара Кадыйрова һәм башкалар ­катнашты. Мәҗлесләр залы, язучы иҗаты белән якынна­н танышырга теләгән, “Соңгы көз”, “Гөлҗиһан”, “Биек тауның б­ашларында”, “Саташып аткан таң”, “Галәм ­күзе” китаплары авторы белән очрашырга килгән тамашачылар белән тулы иде. Габдулла Тукай әд­әби премиясенә кандидатлыкка намзәт язуч­ы хакында тарих фәннәре кандидаты, язучы­ Фәүзия Бәйрәмова, филология фәннәре док­торы Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре кандидатлары: Рәзинә Мөхияр, Лилия Хөснетд­инова, Дания Нигъматҗанова, язучылар Рәш­ит Бәшәр, Рубис Зарипов, кунаклар Фатыйх­ Котлу, Гөлзада Әхтәмова һәм башкалар үзлә­ренең сүзләрен җиткерде. К­ичәдә шәһәрнең мәктәп укучылары һәм­ балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар­ тарафыннан шагыйрьнең шигырьләре яңгыра­ды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев