Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы шәһәрендә "Әкият дөньясында" дип исемләнгән икенче төбәкара ком анимациясе фестивале узды

Аны автокаланың яшь, әмма инде күп кенә чаллыларга мәгълум булган иҗат кешесе – рәссам, биюче, автокаладагы "Ком анимациясе мәктәбе" укытучысы Алинә Хәйруллина оештырды, дип яза "Шәһри Чаллы" гзетасы. Фестивальда Чаллыдан, Башкортстан Республикасыннан, Круглое поле, Әлмәттән егерме алты бала катнашты. Егет-кызлар "Әкият дөньясында" исемле темага, өч яшь төркеме буенча чыгышлар ясадылар. Иң яшь рәссамга – 4 яшь, өлкәненә 13 иде. Аларның эшләрен жюри әгъзалары бәяләде. Алар составында - сценария остасы, Казанның пантомима театры режиссеры, ком анимациясе мастеры Ляля Явкина, мультипликатор, ком анимациясе мастеры Елена Ведерникова һәм Алинә Хәйруллина. Осталар балаларның чыгышларында сюжетны ачып бирә алу, рәсем ясау тизлеге һәм техникалар кулланышына игътибарлы булдылар. – Әлеге фестивальне беренче тапкыр узган елны оештырган идек. Ул бик уңышлы үтте. Шуңа күрә быел да ком анимациясе сәнгатен яратучы яшь рәссамнарны җыеп, алар өчен шундый иҗади бәйрәм ясарга булдык. Аның үзенчәлеге: балаларның, иң яшь төркемнән кала, фестивальда импровизация тәкъдим итүләре. Ягъни без аларга ярышларның темасын гына әйттек. Ә нинди әкиятне күрсәтергә кирәк буласын алар фестиваль көнендә генә белделәр. Беренче чыгышларны карау белән үк балаларның бик яхшы әзерләнгән булуларына сөендек, - дип сөйләде оештыручы Алинә Хәйруллина. Фестивальне "Сабыйлар" төркеме – 4 яшьтән алып 8 гә кадәр балалар ачып җибәрделәр. Алар, зурлардан аермалы буларак, өйдә әзерләгән әкиятләрне тәкъдим иттеләр. Әйтергә кирәк, укый-язарга өйрәнеп кенә килүче егет-кызлар бик матур, техник яктан да үрнәк булырдай чыгышлар күрсәтеп, республикадан килгән жюри әгъзаларын шаккатырдылар. – Мультипликатор һәм аниматор буларак миңа күрсәтелгән чыгышларда образлар трансформациясе ошады. Аеруча сабыйларның шундый алымнар белән эшли белә алу осталыгы гаҗәпләндерде. Гомумән, барлык катнашучылар да зур осталык дәрәҗәсен күрсәттеләр. Бу, һичшиксез, куандыра, - дип бүлеште Елена Ведерникова. Ляля Явкина да балаларны мактап, аларга киләчәк эшләрендә сюжет бөтенлегенә игътибарлы булырга киңәш итте. "Бер бөтен образны аерым кисәкләр төзи. Әмма аларны ясаганда да мәгънәви чылбырны күздә тотып эшләргә киңәш итәр идем. Гомумән, миңа бүгенге фестиваль бик ошады. Оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәт", - дип билгеләп китте жюри әгъзасы. Ярышның нәтиҗәләренә килгәндә, "Сабыйлар" төркемендә җиңүче булып Октябрьскийдан килгән кунак кызы Александра Торгашева танылды. Саша Алена Әмирова җитәкләгән "Ябалак" балалар сәләтен үстерү студиясендәге ком анимацисе бүлегендә шөгыльләнә. – Әкиятләрне без балалар белән бергәләп сайладык. Башта аларны укыдык, мультфильмнарын карадык. Соңыннан ком ярдәмендә сюжетын ясарга өйрәндек. Мондый фестивальләрдә еш катнашырга тырышабыз. Узган елны да безнең студиягә йөрүче балалар монда катнашып, әлеге төркемдә җиңү яулаганнар иде, - дип бүлеште җиңүченең укытучысы Алена Әмирова. Александра Торгашева кинетикалы ком, диплом һәм татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнде. Фестивальнең "Иң яшь рәссамы" һәм "Иң җылы сюжет" номинацияләрендә җиңүне абыйлый-сеңелле Ульяна һәм Никита Кудрявцевлар яулады. Алар Круглое поледагы Анна Рогова җитәкләгән "Ком анимациясе студиясендә" шөгыльләнәләр – Балалар ком белән эшләү техникасына узган елның октябрь аенда өйрәнә башладылар. Ул вакытта Ульянага әле 3 яшь кенә иде. Әмма моңа карамастан, ул төрле бәйгеләрдә актив катнаша башлады. Ул бик күп шәһәр һәм халыкара бәйгеләр җиңүчесе һәм лауреаты булып тора. Аның абыйсы Никита да бик күп беренче урыннар алды. Бүгенге фестивальга исә без тамашачылар булып килгән идек. Әмма балалар монда да катнашырга теләк белдердергәч, үзенчәлерәк, импровизацион чыгыш ясадык. Ульяна - "Смешариклар"ны, Никита Микки Маусны ясады. Жюрига рәхмәт, балаларның хуплап алдылар. Хәтта, номинацияләр дә бирделәр, - дип сөйләде укытучы. Барлык катнашучылар дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр белән бүләкләнде. 8–9 яшь төркемендә беренче урынны Чаллы кызы 9 яшьлек Асия Гайнуллина яулады. Ул "Маша һәм аю" әкиятен ясап күрсәтте. 10–13 яшь төркемендә уңыш 11 яшьлек шәһәрдәшебезгә – Елена Байковага елмайды. Җиңүче кызлар төсле ком белән рәсем ясау өстәлләре, кубок, дипломнар белән бүләкләнделәр. Калган катнашучылар да күчтәнәчсез калмады. Алар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Иҗат бәйрәме фокусник Сергей Акулов чыгышы һәм фестивальне оештыручы Алинә Хәйруллина үзе әзерләгән утлы шоу тамашасы белән төгәлләнде, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев