Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы шәһәрендә "Без - татар балалары" дип аталган шигырь бәйгесе узды

Чаллының “Нур” яшьләр үзәгендә, ТАССР оешуына 100 ел тулу уңаеннан, “Без – татар балалары” исемле шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү бәйгесе үтте. Анда шәһәрнең 50дән артык студенты, укучысы катнашты, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.

Бәйге шәһәр яшьләрен милли йолаларны һәм сәнгатьне саклап калуга җәлеп итеп, татар телен популярлаштыру, талантлы яшьләрне барлау максаты белән үткәрелде. Ул “Мизгел” милли мәдәният клубы, “Нур” яшьләр үзәге һәм Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән оештырылды. Барлык катнашучыларны жюри бәяләде. Алар арасында “Шәһри Чаллы” газетасының баш мөхәррире Мирһади Разов, филология фәннәре кандидаты, язучы, журналист Факил Сафин, 2 нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова, Мәдәният идарәсенең баш белгече Гөлназ Закирова, Яшьләр белән эшләү идарәсенең баш белгече Надежда Николаева бар иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче булып педагогия көллияте студенты Фәнзилә Җәмилова танылды. “Үзе иҗат иткән шигырь” номинациясендә иң яхшысы – Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты Алия Корбанова. Шигырьне “Иң ихлас сөйләүче” – 4 нче мәктәп укучысы Лиана Закирова, “Иң эмоциональ сөйләүче” номинациясендә 33 нче мәктәп укучысы Рамиля Шәмсемөхәммәтова танылды. Яр Чаллының КФУ студенты Лилия Тимергалиева шигырьләрне “Иң оста лирик башкаручы” номинациясендә җиңүчесе булды. Моннан тыш, бәйгедә, жюри әгъзалары фикере белән, шигырьне “Иң оста фәлсәфи сөйләү” номинациясе дә билгеләнде һәм аңа Яр Чаллыдан КФУ студенты Алмаз Хәйретдинов лаек булды. Барлык жиңүчеләргә диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев