Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы шәһәрендә "Бер күрешү – бер гомер" дип исемләнгән әдәби кичә узды

12 октябрь көнне Чаллы шәһәренең 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Бер күрешү – бер гомер» дип исемләнгән әдәби кичә булып узды. Шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп укучылары каршында ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе язучы, шагыйрь Факил Сафин, Казаннан килгән галим, шагыйрь Равил Рахмани, Чаллы төбәгендә яшәп иҗат итүче каләм әһелләре Сирень Якупова, Айрат Суфиянов, Әлфия Ситдыйкова, Рәзинә Мөхияр чыгыш ясадылар. Шулай ук яшь каләм ияләре Лилия Фәттахова, Сөмбел Әхмәтҗанова, Алия Корбановалар да үз шигырьләрен укыдылар. Кичәне шагыйрь Лилия Гыйбадуллина алып барды. Очрашу шигырьләр уку һәм җанлы сөйләшү рәвешендә булып, музыкаль чыгышлар белән дә үрелгән иде. Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә Факил Сафин иҗат иткән «Хәтер көне» җыры биредә тәүге тапкыр тәкъдим ителде. Әдәби чараның үзәгендә дә Хәтер көне темасы, әдипләрнең милләт, тел язмышы турында үтемле чыгышлары булды. Очрашу «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.  
Л. Сираева
Мәкалә һәм фото Татарстан язучылар берлеге сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев