Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы шәһәре мәчетләрендә хәләллек буенча дәресләр дәвам итә

Аларны шәһәр имам-мөхтәсибе урынбасары, ТР Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты экспертлар бүлеге җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов алып бара, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Дәресләрнең  берсе “Нур-Ихлас” мәчетендә узды. Аның барышында Фоат хәзрәт хәләл хезмәтләр белән таныштырды, төп азык кушылмаларының  кайсы хәләл, кайсы хәрам икәнлеге турында тәфсилләп сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Сораулар хайван продуктларыннан  җитештерелүче желатин кебек катнашмалар турында иде.
“Хәләл” комитеты белгечләре хәләл продуктларның составын җентекләп өйрәнә. Шуннан соң гына теге яки бу оешмага хәләл товар җитештерүен раслаучы документлар бирелә.
Дәресләр ризык өстәмәләре, хәләл товар җитештерүнең үзенчәлекләре хакында җитештерүчеләргә дә, алучыларга да мәгълүмат тарату максатын тота.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев