Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы мөселманнары Россия Федерациясендә татар теленә дәүләти статус бирүне сорый

Яр Чаллы мөхтәсибәте Аксакаллар шурасы Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Хатта болай диелгән: “Без, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Яр Чаллы мөхтәсибәте Аксакаллар шурасы, Сезгә Дәүләт Думасы каравына Россиядә татар теленә дәүләти статус бирү тәкъдимен чыгаруны сорап мөрәҗәгать итәбез”. Чаллы мөселманнары үз тәкъдимен татар халкы Росиядә сан буенча икенче урында торуы, ә татар теле илдә рәсми булмаган халыкара аралашу теле булуы белән дәлилли. “Татар телен башкортлар, балкарлар, кумыклар, якутлар, алтай халыклары, чыгышы белән Урта Азиядән булучылар, азербайҗаннар, төрекләр һәм башкалар аңлый”, - дип ассызыклыйлар хат авторлары. Шулай ук аксакаллар татар халкының шактый өлеше Татарстаннан читтә яшәвенә игътибар юнәлтә. Алар туган телендә белем ала, мәдәниятен үстерә, үз традицияләрен һәм йолаларын саклый алмый, ди алар. Автошәһәр мөселманнары дөньяда дәүләти икетеллелек мисалларын Финляндия һәм Канадага сылтама ясап китерә.
Эльвира Мөхәммәтдинова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев