Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы кызы Альмира Хайруллина Гиннес рекордлар китабына керергә мөмкин

Мәскәүдә Халыкара яшь башкаручылар бәйгесе «Золотая нота» тәмамланды. Ул  Игорь Сандлер продюсерлык үзәге ярдәмендә оештырылган. Яр Чаллы «Индиго» вокал төркеменең катнашучысы Альмира Хайруллина беренче дәрәҗә лауреат исемен ала. «Чыгыш  алдыннан Бари Алибасовны кочсаң, җиңү синең кесәңдә икән дип дөрес әйтәләр икән!», — дип яза ул.

Шулай ук Альмира «Дөньяда иң озын җыр» проектында катнашу өчен сертификат ала. Ә ул җыр Гиннес рекордлар китабына кертелер дип көтелә.

Леонардо Коэнаның «Hallelujah»  җырын башкаруда 5775 кеше катнашачак. Иосиф Кобзон, Дима Билан, Алсу һәм «Бурановские бабушки» инде язылганнар.

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев