Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы хакимияте Яңа елда балаларны сөендерәчәк

Татарстанның Чаллы шәһәре хакимияте бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең балаларына Яңа ел бүләкләренә 6,547 миллион сум акча тоткан, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы. Кыш бабай күчтәнәчен барысы 21 538 бала алачак. Алай гына да түгел, 19 декабрьдән шәһәрдә хакимият чыршысы бәйрәмнәре башланып китә. Ул 28енә кадәр дәвам итә һәм көненә 2 тапкыр күңелле әкияти тамаша белән бара. Беренче чиратта хакимият чыршысына инвалид балалар, мохтаҗ гаиләләрдә үсүче сабыйлар, аннан уку алдынгылары, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар чакырыла. Татлы бүләкләрнең күбесе шушы чарада тапшырылачак. Бәйрәм көннәрендә һәм каникулларда исә Чаллы театрлары, мәдәният сарайлары коллективлары балалар өчен кызыклы тамашалар, күңел ачу чаралары әзерләгән. Мәсәлән, Чаллы татар дәүләт драма театры “Урман клаб” дигән әкият күрсәтергә җыена, диелә газета хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев