Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рус телле театрның татар телендә спектакль куюы, чыннан да, ел вакыйгасы...

Чаллы дәүләт курчак театрының “Сак-сок” спектакле “Ел вакыйгасы” номинациясе буенча “Тантана” театр премиясенә лаек булды. Спектакльне сәхнәгә драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев куйган иде. Церемония награждения лауреатов театральной премии «Тантана». Исегезгә төшерәбез, “Тантана” театр премиясенең “Ел вакыйгасы” номинациясенә Татарстанның дүрт театры дәгъва иткән иде. Болар – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының “Пиковая дама” операсы, Г.Камал театрының “Җилкәнсезләр” спектакле, Казан яшь тамашачы театрының “Из глубины...” (“Художник Ван Гог”) һәм Чаллы дәүләт курчак театрының “Сак-сок” спектакле. Әлеге дүрт спектакльнең икесе – “Сак-сок” һәм “Из глубины...” (“Художник Ван Гог”) спектакльләре – “Алтын битлек” театр премиясе номинантлары, Чаллы дәүләт курчак театры 12 апрельдә бу спектакльне Мәскәүдә күрсәтәчәк, ә Казан яшь тамашачы театры “Алтын битлек” афишасында – 14 апрельдә. Г.Камал театры сәхнәсендә “Ел вакыйгасы” номинациясен Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова игълан итте. Ул ике спектаклебезнең “Алтын битлек” номинанты булуын искәртеп: “Безгә “Алтын битлек”не бирмәсәләр, димәк, алар театр сәнгатендә бернәрсә дә аңламыйлар”, – диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев