Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллы артистлары Зифа Кадыйрова китабы буенча куелган "Язмыш сынавы" мелодрамасын К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында күрсәтәчәк

29 нчы, 30 нчы сентябрьләрдә Яр Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Казан сәхнәсендә Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган спектакльне тәкъдим итәчәк.

Бу спектакль Яр Чаллы шәһәрендә бик күп тамашачыларның мәхәббәтен яулаган, диде язучы "Татар-информ" агентлыгы журналистына. “Бөтен тарихлар да яшьлектән, мәхәббәттән башлана. Аннан соң кеше тормыш тудырган сынауларны җиңәргә өйрәнә. Мин гаиләгә кагылышлы әйберләр генә язам. Минем әсәрләрдән сәясәткә, фәлсәфәгә кагылышлы темаларны тартып чыгару авыр. Мин гаиләдә проблема туганда аерым кешеләр аларны ничек җиңә, шуны күрсәтәм”, - диде ул.

“Язмыш сынавы” – тормыштан алынган вакыйгаларга нигезләнеп язылган әсәр

Зифа Кадыйрова һөнәре буенча электромонтажчы була. Эшкә килеп, инструктаж үткәндә, аларга баганада янып үлгән электрик турында фаҗига сөйлиләр. Бу кешенең вафатыннан соң хатыны, ике баласы кала. Әлеге вакыйга ханымга зур тәэсир ясый. “Мин, ни өчендер, кайтуга утырып яза да башладым. Бу гаилә белән мин таныш түгел. Бары хатыны һәм ике баласы торып калганын гына беләм”, - дип аңлатты ул “Язмыш сынавы” әсәренең язылу тарихын.

“Сабага баргач, очрашу башланыр алдыннан яныма бер яшь, бик матур хатын-кыз килде. “Зифа, каян белдегез? Минем быел ирем багана башында янып үлде”, - диде. Димәк, бу бер җирдә генә булган фаҗига түгел”.

Иң танылган татар язучыларының берсе

Халык соравы буенча, хәзер “Язмыш сынавы” әсәренең рус теленә тәрҗемәсе әзерләнә. Ул октябрь ахырына дөнья күрергә тиеш. “Челнинские известия” газетасы авторның 3 китабын рус телендә бастырып чыгарган. Зифа Кадыйрова хәзерге вакытта иң танылган язучыларның берсе. Аның һәрбер чыккан әсәре 8әр тапкыр яңадан бастырылган. Аларны Мәскәү китап кибетләрендә дә еш соратып торалар. Автор әйтүенчә, яза башлагач, аңа бик күп хатлар килә башлый һәм шушы вакытта гына ул үз хезмәтенең җаваплылыгын тоя.

Зифа Кадыйрова өчен иң зур кыйммәткә ия әйбер – ул гаилә. “Яза башлагач, миңа бик күпләр танылу, дәрәҗә яуладың диделәр. Әмма, минемчә, кеше гаиләсе белән генә бәхетле. Үз гаиләңне туплап, җыеп торудан да зур бәхет юк”, - дип белдерде ул.

“Хөкүмәткә яхшы җитәкчеләрне бары гаилә генә бирә ала”

Язучы популярлыгының сәбәбен әсәрләренең гадилеге белән аңлата. “Безнең язучылар мәңгелек өчен язабыз диләр, ә мин бүгенге көн өчен язам. Мин бүген, хәзер туып торган сорауларга җавап эзлим. Бу балалар проблемасы, ир белән хатын арасында мөнәсәбәт һәм башкалар. Хөкүмәткә яхшы җитәкчеләрне бары гаилә генә бирә ала. “Язмыш сынавы”нда бу тема бигрәк тә әһәмиятле. Ятим балалар мөстәкыйльрәк була бит”, - ди Зифа Кадыйрова.

Автор әйтүенчә, ул әсәрләрендә һәрвакыт алга таба ничек яшәргә дигән сорау куя.

“Яза башлаганда гына кызык була. Мин тотынганда бу эшне үзем өчен генә дип башладым. Бу ысул белән мин үземнең проблемаларны җиңәргә тырыштым. Язу барышында популярлык түгел, ә әсәрнең чишелешен эзләдем. Геройны тудыргач, аны яшәтергә, бәхетле итергә кирәк. Ә ничек? Монысы инде башка сорау. Бәхетле булуның әзер рецепты юк. Бәхетле булыр өчен иң мөһиме вакыт һәм сәбәп кылу кирәк”, - дип белдерде Зифа Кадыйрова.

“Укучылар укый, тамашачылар сорый”

Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы” әсәрен сәхнәләштерү тарихы белән Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының директоры Рашат Фәйзерахманов таныштырды.

“Тамашачыга тәкъдим ителгән “Язмыш сынавы” спектаклеленең режиссеры Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Илдар Хайруллин, Г. Тукай бүләге лауреаты Р. Зәйдулла сәхнәләштерде.

Зифа Кадыйрованың бу әсәрен сәхнәләштерүгә берничә сәбәп бар. Беренчедән, бу Яр Чаллы тамашачыларының соравы буенча эшләнде. Чаллы халкы Зифаның барлык китапларын да укып барды. Алар бездәге татарча, русча газеталарда да даими чыгып торды. Китаплары чыгу белән сатып алынып бетә дә барды”, - дип сөйләде Рашат Фәйзерахманов. Шуннан соң бик күп тамашачылар Яр Чаллы татар дәүләт драма театры җитәкчелеге белән элемтәгә кереп, Зифа Кадыйрованың берәр әсәрен сәхнәләштерүләре турында үтенә.

“Шулай итеп без бу фикер турында төптән уйлый башладык. Зифа Кадыйрованың әсәрләрен халык бик яратып укый. Бу әсәрләрдә күтәрелгән мәсьәләләр белән шәхси якынлык тоя”, - дип аңлатты директор.

Ркаил Зәйдулла – 3 ел эзләп табылган инсценировка авторы

Театр җитәкчелеге инсценировка авторын 3 ел эзли. Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, берничә автор язып та карый, ләкин Яр Чаллы дәүләт драма театры худсоветы аларны кабул итми. “Соңыннан мин Илдар абый белән сөйләштем һәм аңа алынып карарга тәкъдим иттем. Шуннан соң Илдар абый үзе инсценировка авторын эзләп карармын, диде. Ул Ркаил Зәйдулла белән сөйләшеп, әсәрне сәхнәләштерде. 3-4 ел дигәндә, без Зифа Кадыйрованың әсәрен сәхнәгә куюга ирештек. Тамашачылар бу спектакльне бик яратып кабул иттеләр. Ул күп кенә районнарда, авылларда куелды һәм аны хәзер күп җирдә сорыйлар. Менә 29, 30 сентябрьләрдә Казанга К. Тичурин исемендәге татар дәүләт драма театрына киләбез дип торабыз”, - ди Рашат Фәйзерахманов.

Кайбер татар язучылары Зифа Кадыйрованың әсәрләрен түбән зәвыклы, примитив булуда гаепли. Рашат Фәйзерахмановның мондый карашларга карата фикерен сорагач, ул: “Хәзер инде Зифа Кадыйровага мөнәсәбәт үзгәрде, аны кабул итә башладылар”, - диде.

“Көтеп узган гомер” әсәре дә сәхнәләштерелергә мөмкин

Яр Чаллы дәүләт драма театрының Зифа Кадыйрованың башка әсәрләрен сәхнәләштерү буенча алга таба да планнары бар. “Мәсәлән, хәзер тамашачылар арасында “Көтеп узган гомер” әсәрен сәхнәләштерүне үтенүчеләр күп. Ялгышмасам, аның бу әсәре 30-40 мең тираж белән басылып чыкты һәм халыкның мәхәббәтен яулады”, - ди Рашат Фәйзерахманов.

Яр Чаллы дәүләт драма театры директоры, сер итеп кенә, республикабызның бер танылган драматургының якын арада Зифа Кадыйрованың “Көтеп узган гомер” повестенең сәхнә вариантын тәкъдим итәчәген әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев